Саба районының Курсабаш авылында Әмирхан Еники әсәрләренә нигезләнеп кино төшерелә башлады.

«Фильм бер гаилә мөнәсәбәтләре аша бәйләнгән, әмма төрле чордагы өч тарихны берләштерә. Вакыйгалар 1908 елда, 1941-43 елларда һәм хәзерге көндә бара», дип яза «Татаркино» матбугат үзәге.

«823 километр» дип аталган тулы метражлы нәфис фильмның сценарий авторы – Валерия Байкиева. Режиссерлар — Ирек Хафизов, Әмир Галиәскаров. Продюсер – Миләүшә Айтуганова.

Ирек Хафизов әйтүенчә, фильм Әмирхан Еникинең өч хикәясенә нигезләнгәнеп төшерелә: «Матурлык», «Кем җырлады?», «Бер генә сәгатькә».

Фильмда Татарстанның халык артистлары Илдар Хәйруллин, Илдус Әхмәтҗанов, Алсу Гайнуллина, Татарстанның атказанган артистлары Әлфия Хәсәнова, Гөлчәчәк Хафизова, Фәнис Җиһаншин, артистлар Зөлфәт Закиров, Резеда Сәлахова, Илсаф Гыйззәтуллин катнаша. Шулай ук, Казан театр училищесы студентлары һәм Курсабаш авылы балалары җәлеп ителә.

 

 


Фикер өстәү