Үкчәне «матурлау» ЫСУЛЫ

Җәйге чорда үкчәләребез аеруча игътибарга мохтаҗ. Үкчә тиресе еш кына тупаслана – корый һәм кытыршылана, кубалакланып ярыла башлый. Аны түбәндәге ысуллар ярдәмендә йомшартырга мөмкин:

– 1 стакан сыек сабынга яки душ геленә тоз салып бутагыз да сулы табакка салыгыз. Аякларны шунда ярты сәгать тотыгыз;

– 1 табак суга 1–2 аш кашыгы алма серкәсе яки лимон кислотасы салыгыз. Аякларны бу катнашмага 10-15 минутка тыгып торыгыз;

– 5әр кашык ромашка, шалфей, 3 кашык сары мәтрүшкәне бутарга, шуңа 1,5 литр кайнап торган су өстәргә кирәк. 10 минуттан катнашманы кайнар су салынган табакка бушатыгыз. Аякларны шунда 20–30 минут тотыгыз.

Мондый процедуралардан соң үкчә тиресен махсус щетка яки пемза белән ышкып, скраб белән дә чистартырга онытмагыз. Скрабны үзлегеңнән дә ясарга мөмкин. Моның өчен әфлисун кабыгын ваклап, зәйтүн мае өстәп бутагыз да үкчәләргә сөртегез. 20 минуттан юып төшергәч, үкчә тиресенең йомшарып, чистарып калганын күрерсез.

 


Фикер өстәү