Айгөл Бариеваның ире Линарның үлем сәбәбе билгеле булды

Кичә Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариеваның ире вафат булган дип хәбәр иткән идек. Җырчының иренә инфаркт булган. Аңа нибары 53 яшь була.

— Бик кызганыч. Линарның гомере шулай тиз өзелер дип кем уйлаган. Матур гына яшиләр иде. Табиблар инфаркт дигән. «Ашыгыч ярдәм» дә килгән. Әмма коткара алмаганнар. Линарны бүген Казанның Яңа бистә зиратына җирлиячәкләр. Сабырлык телим,-ди Гөлнара Габидуллина.
«ВТ» коллективы да Айгөл Бариеваның тирән кайгысын уртаклаша. Ирегезнең урыны оҗмахта булсын!


6 фикер

  1. Кызганыч! Аллахынын рэхмэтендэ булсын🙏. Айголгэ хэм балаларына, якыннарына сабырлык телим! 🙏

  2. И, җаныкаем, кызганыч. Айгөл, балакаем, Ходай сабырлык бирсен! Таянычың булырдай балаларың, туганнарың, якыннарың, дусларың янәшәңдә торсын!
    Линар Аллаһы тәгаләбезнең рәхмәтендә булсын!

  3. Айгол ,балакаем! Кайгынны уртаклашабыз,тормыш иптэшеннен урыннары ожмахта булсын,тар гурлэре кин, якты булсын.Узен дэ бит бик яшьли эти эниеннэрне югалттын,сина ходаем сабырлык,туземлек бирсен.Уз узенне сакла,балалар белэн,дуслар,туганнар белэн яшэ.Бик кызганыч,бик яшьли китэлэр шул,елый елый язам.Без сине яратабыз,син безгэ бик кирэк. ИЖАУ.

  4. Айгуль ,сезгэ килгэн авыр кайгыгызны уртаклашам.Ирегез Линарнын урыны ожмахта булсын! Амин!
    Сезгэ алла сабырлык бирсен!!!

  5. Авыр кайгыгызны уртаклашабыз. Ходай сабырлык бирсен. Ходай ничек язган, шулай була.

  6. кайгы хасрат агач башыннан йорми жамагать,нишлисен туганда мангаена яззыла дилар гомеркайлар .Курганнарга ходай сабырлык ,курмаганнарга курсатмасен иде.Сабыр булчы Айгол жаным…

Фикер өстәү