Газетага язылу

Казанда «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы башлана

Бүген, 23 ноябрь көнне, Казанда XIX «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы үз эшен башлап җибәрә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылучы әлеге масштаблы чара татар дөньясында эшлекле хезмәттәшлекне үстерү, эшмәкәрләр арасында элемтәләрне ныгыту һәм уртак икътисади проектлар башлап җибәрү өчен иң зур халыкара мәйданчыкларның берсе булып тора.

Җыен Татарстанда, Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә хезмәттәшлекне киңәйтергә, тәҗрибә уртаклашырга һәм уртак башлангычларны гамәлгә ашырырга теләгән эшмәкәрләрне берләштерә. Анда быел 10 илдән һәм Россия Федерациясенең 58 төбәгеннән 400 татар эшмәкәре катнашуы көтелә.

Өч көн дәвамында чарада катнашучылар өчен тәҗрибә уртаклашу, үзара аралашу, ышанычлы хезмәттәшләр табу мөмкинлеге булачак. Беренче көнне Форумның ачылышы була. Җыен кысаларында Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы да узачак. Аның кысаларында 2026 елгы эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясалачак һәм 2027 елга планнар билгеләнәчәк. Икенче көнне җыенда катнашучылар Татарстан Республикасының Теләче муниципаль районына барачак. Бу сәфәр районның потенциалы белән танышырга, яңа эшлекле элемтәләр урнаштырырга ярдәм итәчәк. Өченче көнне Казандагы Уникаль осталык үзәгендә форумның йомгаклау чарасы – Пленар утырыш узачак.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре