10 меңнән артык бурычы булган 110 мең кеше чит илгә чыга алмаячак

Республикада 110 меңгә якын кеше бурычлары аркасында илдән чыга алмый. Әле бу 10 мең сумнан күбрәк бурыч булганнар саны. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган очрашуда Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан идарәсенең оештыру бүлеге җитәкчесе Альберт Ибәтуллин сөйләде.

– Әгәр кешенең алимент, милеккә зыян салу яки туендыручысын югалту буенча һәм башка социаль әһәмияткә ия түләүләр буенча 10 меңгә дә тулмаган бурычы бар икән, аларны Россиядән чыгаралар. Кайчагында гражданнар бурычның бер өлешен түли, әҗәтен 30 меңнән түбәнрәк төшерә һәм суд приставлары мине чикләмәс дип уйлый, әмма бу алай түгел. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, карар бурычларны тулысынча түләгән очракта гына гамәлдән чыгарыла, – ди Альберт Ибәтуллин.
Чикләүләр кертүнең уңай ягы да бар. Быелның 11 аенда суд приставлары бурычлыларның 15 млрд. сум әҗәтен түләткән. Шуның 500 миллион сумы алимент буенча икән. Кредит түләмәүчеләрдән 2 млрд.сум акча кайтарылган. 70 миллион сум– хезмәт хакы буенча бурычлар.

– Ел башыннан 109 млрд. сум әҗәтне кайтару буенча 1,5 миллион эш кузгатылган. Бу сумма бер ел эчендә генә җыелмады. Болар– берничә елларга сузылган бурычлар. Үзегез уйлап карагыз– әгәр кеше 15 мең пенсия ала икән, ул инде әҗәте өчен бик аз сумма түли. Шуңа күрә, аның бурычы артыннан ияреп йөри дә, – ди җитәкче.
Шуңа приставлар республика халыкка алдан ук хәстәрен күреп, үз бурычларын тикшерергә куша.

– Суд приставларына булган әҗәтне берничә сәүдә үзәкләрендә, “Казан” аэропортында белеп була. 24 декабрь көнне исә, “Үз бурычларыңны бел” дигән акция үткәрелә. Татарстанда яшәүчеләр ул көнне әҗәтләрен тикшереп карый һәм түли ала, – ди Альберт Ибәтуллин.– Әлеге чараны инде күптәннән үткәрелә. Без аны сәүдә үзәкләрендә уздырабыз. Җомга көнне безнең хезмәткәрләр янына килеп, һәр кеше үз бурычын тикшертә ала.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү