Бәйрәм көннәренең күпчелегендә автобус, трамвай һәм троллейбуслар гадәттәге ял көне графигы буенча йөриячәк.
Казанда Яңа ел бәйрәмнәрендә җәмәгать транспортының ничек эшләячәге мәгълүм булды. 1 гыйнвар иртәсендә автобус, троллейбус һәм трамвайлар үзләренең маршрутына гадәттәге ял көннәрендәгегә караганда 2 сәгатькә соңрак – 7.30 сәгатьтә чыгачак.
6 гыйнвар – Раштуага каршы төндә шәһәрнең җәмәгать транспорты 23.30 сәгатькә кадәр эшләячәк. Яңа ел каникулының калган көннәрендә автобус, трамвай, троллейбуслар гадәттәге ял көне графигы буенча йөриячәк.