Чит илдән килүчеләр өчен яңа кагыйдәләр гамәлгә керә

29 декабрьдән Татарстанга килүче чит ил кешеләре өчен яңа кагыйдәләр гамәлгә керә. Моннан ары алар дактилоскопия (бармак эзе тапшыру) һәм медицина тикшерүе узарга тиеш булачак. Бу хакта журналистлар белән очрашуда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре буенча идарә башлыгы Артем Кузнецов җиткерде.

Әлеге яңалык республика территориясенә 90 көннән артыграк вакытка килүче чит ил кешеләренә кагылачак. Артем Кузнецов әйтүенчә, кагыйдә буларак, андыйлар укырга яки эшләргә дип килә.

Әлегә кадәр мондый таләпләр республикага эш өчен килгәннәр һәм патент алучыларга куела иде.


Фикер өстәү