Сәламәтлек саклау министрлыгы медицина ярдәменең түләүле булу-булмавына ачыклык керткән

Россиядә 1 сентябрьдән медицина ярдәменең кайбер төрләре түләүлегә әйләнә, дигән сүзләр чынбарлыкка туры килми. Сәламәтлек саклау министры ярдәмчесе Алексей Кузнецов шулай дип белдергән. Бу хакта «РИА Новости» яза.

«Медицина ярдәменең түләүлегә әйләнәчәге турында хәбәрләр дөреслеккә туры килми. Кайбер массакүләм мәгълүмат чараларының норматив акт эчтәлеген дөрес аңламавы гына бу», – дигән Кузнецов журналистларга.

Аның әйтүенчә, медицина ярдәменең барлык төрләре, шул исәптән ашыгыч ярдәм, шулай ук хастаханәдә яки сырхауханәдә күрсәтелә торган планлы ярдәм, хастаханәләрдә дарулар белән тәэмин итү алга таба да дәүләт гарантияләре кысасында бушлай булачак.

Кыскасы, Россиядә яшәүчеләргә кирәкле барлык медицина ярдәме ОМС полисы буенча бушлай күрсәтеләчәк, дип басым ясап әйткән Кузнецов.

Аның сүзләренә караганда, дәвалаучы табиб медицина ярдәме стандарты кысасында билгеле бер анализлар алу, тикшеренүләр уздыру, дәвалау ысулларын билгеләү мәсьәләсен хәл итә. Нәкъ менә дәвалаучы табиб теге яки бу дәвалау ысулын куллану турында карар кабул итә, диагностик процедуралар, дарулар билгели, анализлар тапшыруга, тикшеренүләр узуга юлламалар бирә. Бу җәһәттән бернинди дә үзгәрешләр булмады, юк һәм булмаячак та, дип аңлаткан Кузнецов.

Аның әйтүенчә, медицина оешмалары түләүле медицина хезмәте күрсәтүгә килешү төзегәндә, сырхауга бу хезмәтне дәүләт гарантияләре кысасында бушлай алу мөмкинлегенә ия булуын да аңлатырга тиеш.

Шулай ук медицина оешмасы сырхауга бушлай медицина ярдәмен көтүнең чик срогын хәбәр итәргә тиеш. Бу таләп Россия Хөкүмәте карарында билгеләнгән һәм аны үтәү мәҗбүри булып тора, дип искәрткән Кузнецов.


Фикер өстәү