«Матурым, вишня үзебезнеке, вкусная…». «ВТ» хәбәрчесе базар хәлләрен белеште

Иртәнге 10.00. Базар гөрли. Шәһәр халкы ашыга-ашыга кышка әзерләнә. Җиләк-җимешләрдән – чия, карлыган, кура җиләге, яшелчәләрдән кыяр, помидор, ташкабак сатучыларның аеруча рәхәт көннәре. Бәяләре ничегрәк соң? Казанның «Колхоз базары»на барып, шуны белешеп кайттык.

«Матурым, вишня үзебезнеке, вкусная – алып җибәр әле». Базарга бераз керүгә, Югары Осланнан килгән Венера апа Нигъмәтуллинаның ягымлы тавышы ишетелә. Чиянең бер килосын 250 сумнан сата ул. «Быел уңыш әйбәт, Аллага шөкер. Үзебезнең уңыш! Хәзер сезоны бит – алучылар да шактый. Кем – компот, кем кайнатма ясап мәш килә», – ди Венера апа.

Чыннан да, чиләкләп-чиләкләп алалар чияне. Карлыган, алма, крыжовник сатучылар тирәсендә дә халык хәйран иде. «Элек авылда тора идем. Хәзер кызым янында. Гомер буе кара карлыганнан кайнатма ясадым. Шуннан башка чәй эчә алмыйм. Менә биш литр булса да алыйм дигән идем. Хәйран кыйммәт икән бәяләре», – дип аптырап тора иде Миңнегөл апа. Базарның эчендәрәк тагын бер очраштык без. Анда карлыганны кулайрак бәядән саталар булып чыкты.

Без җәй буе авыл кырларыннан, урманнардан җыйган файдалы үләннәр дә сату өстәлләренә килеп «кунаклаган». Аня исемле әбекәй оныгы Тимур белән үләннәрне Кама Тамагы районының Тәмте авылы тирәсеннән җыя икән. «Чип-чиста урыннар. Курыкмыйча ал, кызым. Зәңгәр мәтрүшкәнең бәйләме – 150, сары мәтрүшкә һәм ромашка 50шәр сумнан», – дип кыстады ул.

Яңгырдан соң чыккан гөмбәләр кебек, базарда гөмбә сатучылар да еш очрап торды. Биектау районының Дөбьяз авылыннан гөмбә белән тулы зур-зур чиләкләрен күтәреп килгән Оркыя апа, быел уңыш әллә ни юк, ди. «Без, кызым, гөмбәчеләр түгел инде. Шулай да, аз-маз җыйгалыйбыз. Ара-тирә монда да алып килеп сатабыз. Безнең якларда майлы гөмбә генә. Әтәч гөмбәсе ишеләрне Маридан алып килеп саталар», – ди ул.

Шунысы кызык: монда кайбер гөмбәнең чистартылмаганы да, чистартылганы да сатыла. Икенчесе ике мәртәбә кыйммәтрәк. Кайсысы күбрәк сатыла дип уйлыйсыз? Юк шул, очсызрагы түгел икән. Тагын бер нәрсәгә игътибар иттек: кыяр тозлау өчен кирәк булган сарымсак, кура җиләге яфрагы, укроп ише вак-төякне бер банкага җитәрлек итеп ясап саталар иде. «Бер бәйләмен 30 сумга сатабыз. Ясап өлгереп булмый – алып бетерәләр. Кеше ялкауландымы шунда… Дөресен генә әйткәндә, боларны аерым-аерым алсаң, очсызгарак чыгар иде», – диде шундый бәйләмнәр ясап торучы Ольга ханым.

Кышка әзерләнәм, дип, тирләп-пешеп, банка капларга теләмәүчеләр базарның эчке өлешенә рәхим итә ала. Анда исә әзерләре сатыла. Хезмәтенә күрә бәясе, дигәндәй, әзернең бәясе дә бар инде. Әйтик, маринадланган сарымсакның бер литрлы банкасын – 500, суганны – 250, майлы гөмбәне – 1000, баллы гөмбәне 900 сумга саталар. Ташкабак һәм чөгендер икрасының ярты литрлы банкасы 250шәр сумнан.

Базарны бер-ике кат урап, кайтырга чыкканда, зур сумкалар күтәргән тагын бер әби очрады. «Базарга килүем генә әле. Кайбер сатучылар эшләрен бетереп кайтып китсә, мин икенче «смена»да эшлим. Монда бит кеше көнозын өзелми. Авылдан эремчек, кура җиләге, йомырка алып киләм», – диде ул.

Лилия Гыймазова

 

«Колхоз базары»ндагы кайбер бәяләр:

Җиләк-җимеш (бер килосы)

Чия – 180–250 сум

Бакча җиләге (виктория) – 300 сум

Күк җиләк – 450 сум

Кура җиләге – 300–500 сум

Алма – 30–80 сум

Крыжовник – 250 сум

Кызыл карлыган – 200 сум

Кара карлыган – 400 сум

Кавын – 70 сум

Карбыз – 50 сум

Груша – 50–200 сум

Сырганак – 200 сум

Урман чикләвеге (фундук) – 500 сум

Яшелчәләр (бер килосы)

Бәрәңге – 45–60 сум

Помидор – 80–140 сум

Кыяр – 50 сум

Ташкабак – 60 сум

Кишер – 70 сум

Татлы борыч – 130 сум

Ачы борыч (бер данәсе) – 50 сум

Чөгендер – 50 сум

Борчак – 300 сум

Кукуруз (бер данәсе) – 50 сум

Кәбестә – 50 сум

Суган – 60 сум

Редис – 150 сум

Баклажан – 100 сум

Сөт ризыклары

Сөт (бер литры) – 80 сум

Эремчек – 300 сум

Каймак – 600 сум

Йомырканың бер дистәсе – 100–120 сум

Гөмбәләр (бер килосы)

Әтәч гөмбәсе ­– 350 сум

Ак гөреҗдә – 300 сум

Каен гөмбәсе – 500 сум

Майлы гөмбә – 250 сум


Фикер өстәү