Кояшы булса, җиләге пешәчәк: Республикада җир җиләге кайларда сатыла? 

Көннәр кояш, җылылык белән артык иркәләмәсә дә, җиләк исе чыга башлады. Эре хуҗалыклар җир җиләгенең (клубника) беренче уңышын җыя. Димәк, чын-чынлап җәй җитте дип әйтергә җирлек бар. Татарстанда кайсы хуҗалыкларда җир җиләге үстерәләр? «ВТ» хәбәрчесе аларны җыю, китереп бирү шартлары һәм бәяләрен белеште.   

Фермерлар, хуҗалык җитәкчеләре белән сөйләшкәннән аңлашылганча, әлегә беренче уңыш кына җыела. Чөнки җәй соңарып килү сәбәпле, уңышны да озаграк көтәргә туры килгән быел. Мәсәлән, Яшел Үзән районының Зур Яке авылында җиләк үстерү белән шөгыльләнүче Динар Сабитов сүзләренчә, әлеге хуҗалыкта да беренче уңышны узган атнада гына җыя башлаганнар. Җимешләре бар үзе, тик кызарып пешәр өчен кояш җитми, ди ул.

– Өч гектар җиребез бар. Шуннан җиләк җыеп, халыкка сата башладык инде. Күптәннән сораучылар бар. Тик әлегә барысына да өлгертеп булмый. Һава торышының уңай булуы кирәк. Без химик препаратлар белән мавыкмыйбыз. Булганы җитә, дип эшлибез, – диде Динар Сабитов.

Хуҗалык башлыгы сүзләренә караганда, җиләкнең бер килограммын 300 сумнан саталар. Гомумән, Яшел Үзән районының Зур Яке авылында җиләк үстерү белән шөгыльләнүче дүрт-биш хуҗалык барлыгы ачыкланды. «Көндәшлек мине куркытмый», – диючеләр арасында «Шакиров» хуҗалыгы җитәкчесе Руслан да бар. Эшмәкәрнең җиләк плантацияләрен шулай ук Биектау районының Айбаш авылында да күрергә мөмкин.

– Җиләк бар, пешә башлады. Быел, кояшы булса, җиләк уңышы яхшы булырга тиеш. Менә үзебез бүген икенче уңышка кердек. Биектау районында әллә ни мактанырлык уңышларыбыз юк, чөнки ярдәм итү урынына күбрәк аяк чалу белән очрашырга туры килә. Ә менә Зур Яке авылында рәхәтләнеп эшләр өчен мөмкинлекләр тудырылган. Авыл советы башлыгы Фирая апа Фәйзуллинаның ярдәмен тоеп эшлибез, – диде ул.

«Шакиров» хуҗалыгында үскән җиләкләрне 330 сумнан сатып алырга мөмкин. Зур Яке авылында халыкка җиләкне җыеп бирсәләр, Биектау районының Айбаш авылында исә кешеләрнең үзләренә җыеп алу мөмкинлеге дә тудырылган. Бу очракта бер килограмм җиләк бәясе – 200 сум.

– Күп кеше җиләк җыюдан ләззәт ала, рәхәтлек кичерә. Шуңа күрә, уйлаштык та, шундый мөмкинлек тудырырга булдык, – ди эшмәкәр.

Шулай ук Биектау, Казанга китереп тә саталар икән. Тик сораучы күп булгач, өлгертеп кенә булмый, ди Руслан.

– Берни дә эшләтеп булмый. Кемдер өметләнеп килә дә, сатып алырга өлгерми кала. Үпкәләп китүчеләр дә юк түгел. Хәлне аңлап, сабыр итүчеләр дә бар, – ди хуҗалык җитәкчесе.

Буа районының Бик-Үти авылында Миләүшә һәм Җәмил Дәүләтшиннар хуҗалыгында да җиләкләр өлгергән. Кызлары Лилия әйтүенчә, гаилә җиләкчелек белән өч ел шөгыльләнә. Бер гектар җирдә җиләкнең җиде төрле сортын үстерәләр.

– Башка елларны ремонтант сортларның беренче уңышын июнь башында җыя башлый идек, – ди ул. – Быел бер айга соңара. Башта җиләкләр үсеп китә алмады, аннан чәчәк атмады. Шулай итеп, беренче уңышны узган атнада гына җыеп алдык. Әлегә мул уңыш булырмы, юкмы – анысын әйтеп булмый. Җиләк бар үзе, пешәр өчен кояшлы көннәр дә кирәк. Бер айга соңга калгач, җиләк бирү вакыты да кыскара дигән сүз. Ремонтант сортлар көзгә кадәр уңыш бирә бит. Шуңа күрә көзнең ничек килүеннән дә тора.

Лилия сүзләренә караганда, алар бүген җиләкнең бер килограммын шулай ук 300 сумнан сата. Әлегә бары тик үзләре генә әзерләп бирә. Соңрак кешеләр үзләре дә килеп җыя алачак.

– Җиләккә сорау зур. Үзебезнең районнан да, күршеләрдән дә күп киләләр. Күпләп сату нокталары белән дә яхшы эшлибез, – диде ул.

Лилия әйтүенчә, җиләк үстерү – мәшәкатьле эш. Вакытында карарга, тукландырырга, су сибәргә кирәк. Бәяләре дә базар шартларына карап үзгәрә.

Шулай итеп, алда телгә алган хуҗалыкларда җиләкнең бер килограммын 300–330 сумнан саталар. Тик, җиләкчеләр әйтүенчә, гомумән республика буенча бәяләр 350–500 сум тирәсендә тирбәлә.

Зөһрә Садыйкова

Татарстанда җиләк үстерүче башка хуҗалыклар:

«Җиләк аланы» («Ягодная долина») хуҗалыгы (Әлмәт районының Ямаш авылы, Яшел Үзән районының Зур Яке авылы). Җиләкнең бер килограммы – 500 сум.

«Ягодар» җиләк фермасы (Минзәлә районының Яңа Александровка авылы). Бер килограммын – 450 сумнан, 3 килограммлы бер тартманы 1350 сумнан саталар.

«Ялалетдинов» фермер хуҗалыгы (Кама Тамагы). Җиләкнең бер килограммы – 450 сум.

«ТатЯгода» хуҗалыгы (Яшел Үзән районының Олы Карагуҗа авылы). Җиләк бәясе – 350–500 сум.


Фикер өстәү