Песков Путин турында: “Аның сәламәтлеге әйбәт”

Кремль вәкиле әйтүенчә, Украина һәм Көнбатыш массакүләм мәгълүмат чараларының, янәсе, дәүләт башлыгының авыруы турында язмалары дөреслеккә туры килми.

Россия Президентының матбугат Секретаре Дмитрий Песков белдергәнчә, Владимир Путинның сәламәтлеге әйбәт. Бу хакта “РИА Новости” яза.

Кремль вәкиле әйтүенчә, Украина һәм Көнбатыш массакүләм мәгълүмат чараларының, янәсе, Президентның авыруы турында язмалары дөреслеккә туры килми.

– Аның сәламәтлеге тәртиптә. Соңгы вакытта Украинаның да, Америка, Британиянең дә мәгълүмат “белгечләре” Президентның сәламәтлеге турында төрле уйдырмалар чыгарып кына тора, – дип басым ясап әйткән Песков.

Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Владимир Путин Россия Балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Күзәтчелек советына җитәкчелек итәргә ризалык биргән. Президент фикеренчә, бу аның үзенә дә, коллегаларына да файдага гына булачак.


Фикер өстәү