Сүздә генә калмасын: санлы елның файдасын һәркем тоярга тиеш

Авыллар – интернетлы, халык – белемле, Казан «акыллы квартал»лы булсын. Цифрлаштыру елына шул максатлар куелган. Кайсыларына инде ирешелгән дә, алга таба нишләргә җыеналар? Татарстанның дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин республикада игълан ителгән Цифрлаштыру елының беренче нәтиҗәләре турында сөйләде.

Исеме җисеменә туры килергә тиеш. Ягъни Цифрлаштыру елының файдасын халык үз җилкәсендә дә тоярлык булсын. Министрлыкның максаты да шул.

– Цифрлаштыру елының төп максаты – Татарстанда яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту. Цифрлаштыру елы барлык министрлыкларны берләштерә. Һәр кайсының үз планы бар. Ул план барысы да бер ноктага – цифрлы ысуллар ярдәмендә кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга барып тоташа, – диде бу җәһәттән Айрат Хәйруллин. Хезмәт күрсәтү икән, онлайн булсын, белем арттырам дисәң, мөмкинлек бирелсен, интернет һәркемгә җитсен. Тармак министры башкарган эшләрне барлады һәм башкарасыларына тукталды.

Чаралар

Цифрлаштыру елы кысасында 100дән артык чара оештырылачак. Аларның күпчелеге узды да инде. Алда – тагын да зурраклары, мөһимрәкләре һәм кызыграклары көтелә. Гомумән, бу чараларда республиканың ярты миллион кешесе катнашыр дип фаразлыйлар. Чаралар дигәндә фестиваль-конкурслар, яңа төзелешләр, конференцияләр, ярышларны күздә тоталар.

Әйтик, киләсе чара инде бу атнада ук узар дип көтелә. 23 июльдә тармакның үз Олимпиадасы – «Цифровиада»сы булачак. Чара кысасында спорт уеннары да, җыр-бию, күңел ачулар да көтелә. Бәйрәм Казанның «Урам» паркында узачак.

– IT-компания хезмәткәрләре һәм аларның гаиләләре өчен бәйрәм бу. Татарстанда мондый формат булганы юк әле. Әйе, дәүләт хезмәткәрләре, оешмалар өчен спартакиадалар оештырыла. Без исә яңа традициягә нигез салырга булдык, – дип аңлатты Айрат Хәйруллин.

30 августта башкала халкын һәм кунакларны «Tatfure» цифрлы технологияләр фестиваленә көтәләр. Биредә мәгълүмати технологияләр тармагының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән танышырга мөмкин булачак.

21–24 сентябрь көннәрендә, традиция буенча, Kazan Digital Week халыкара форумы узачак. Чара инде Казан өчен күптәннән таныш: ул галим, эшмәкәр, IT-белгечләр, сәнәгать, бизнес вәкилләрен берләштерә.

25 сентябрьдә Татарстан Президенты Кубогына киберспорт ярышы узачак. Приз фонды – 3,5 млн сум.

Әлбәттә, Цифрлаштыру елының төп чарасы – яңа «акыллы» кварталның ачылышы булыр, мөгаен. Мәгълүм булганча, ул СССРда беренче компьютерны ясаган Бәшир Рәмиев исемен йөртәчәк. IT-кварталны 30 августка өлгертәчәкләр. 49,3 мең квадрат метр мәйданда 4 меңләп яңа эш урыны, киберспорт өчен мәйданчык, конференц-зал, терраса, балалар комплексы булачак. Айрат Хәйруллин искәрткәнчә, төзелеш эшләре көн-төн бара.

Максатлар

Ел ахырына Татарстанда социаль әһәмиятле барлык социаль һәм муниципаль хезмәтләр электрон рәвештә күрсәтелә башлаячак. Хәзерге вакытта Татарстанда яшәүчеләр барлыгы 219 дәүләт һәм муниципаль хезмәтне электрон рәвештә ала.

Калган 91 хезмәт тә ел азагына кадәр онлайн рәвешкә күчереләчәк.

Айрат Хәйруллин әйтүенчә, узган елның гыйнварына барлык хезмәтләрнең нибары 5 процентын гына электрон рәвештә алып булса, быел июнь аена әлеге күрсәткеч 70 процентка җиткән.

Бу елның алты ае эчендә Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталы аша 72,7 мең электрон гариза тапшырылган. Баланы беренче сыйныфка кертү (30 мең), аз керемле гаиләдә тәрбияләнүче балага пособие билгеләү (11,1 мең) һәм кадастр планында җир кишәрлеге схемасын раслау (3,3 мең) буенча гаризалар бигрәк тә күп кергән.

Моннан тыш авылларны интернетлы итәсе иде. Ышанырга мөмкин хәл: халкы аз булган салаларда әле дә юк ул. Шәһәр белән авыл арасындагы бу аерманы бетерергә кирәк, ди министр. 3G һәм 4G республиканың 1336 торак пунктында юк. Ә бу җирлекләрдә республика халкының 3 проценты яши. Әлеге тигезсезлекне федераль программа кысасында хәл итәчәкләр. Җәлеп ителәчәк инвестицияләр күләме 120 млн сум булыр дип фаразлана.

Үзгәрешләр

Төзелеш эшләре – бер мәсьәлә, бу юнәлештә эшләргә теләүчеләр бармы соң? Министр, бар, ди. Бюджет урыннары саны арту һәм IT-белгечлеккә гүзәл затларның килүе – республикада тармак үсешен күрсәткән ике төп үзенчәлек.

– Республикада яшәүчеләр өчен IT юнәлештә белем алу өчен мөмкинлекләр елдан-ел арта, өстәвенә югары уку йортларында гына түгел, ә урта махсус белем бирү учреждениеләрендә дә бу мөмкин хәл. Информатика буенча имтихан тапшыручы укучылар саны да арта, – диде Айрат Хәйруллин.

Цифрлы дөнья кызларга да кызык. «Элегрәк IT юнәлешне сайлаган кызлар саны, егетләр белән чагыштырганда, 30га 70 исәбеннән булса, хәзер инде 50гә 50 дип тә әйтә алабыз», – ди министр.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү