Рөстәм Миңнеханов яңа IT-парк турында: «Колхозы булыр, эшчеләрен әзерли торыгыз»

«Акыллы квартал»ны республика көненә өлгертергә, авылларны – интернетлы, укытучыларны – ноутбуклы итәргә, кешеләрнең дәүләт хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген киңәйтергә. Цифрлаштыруның үзгәрешләрен һәркем тоярга тиеш. Бу максатларга 1,6 млрд сум акча да юкка бүлеп бирелмәгән. Хөкүмәт йортында узган Министрлар Кабинеты һәм Татарстанның Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы коллегиясенең уртак утырышында шул максатлар яңгырады.

Быелдан ук башлыйлар

Утырыш башланыр алдыннан катнашучыларга хәер-фатыйхасын Россиянең цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министр Мәкъсүт Шадаев бирде. Ул Татарстанны күп кенә тармакларда, шул исәптән цифрлаштыру, заманча технологияләрне тормыш-көнкүрешкә кертү өлкәсендә дә алдынгылар рәтендә торуын билгеләп үтте. Республикада башлангыч алган күп кенә тәҗрибәләр (әйтик, документларның электрон әйләнеше, электрон сәүдә) соңрак ил күләмендә дә кулланылганын әйтте федераль министр.

– Алдынгылар рәтенә чыгу гына түгел, биләгән үрне саклап калу да кирәк бит. Бу ресурслар таләп итә. Мондый эшчәнлекнең нәтиҗәсен соңрак халык та тоя, – диде Мәкъсүт Шадаев.

Интернетсыз хәзерге тормышны күз алдына китерү дә кыен. Мәкъсүт Шадаев искәрткәнчә, ил күләмендә моңа бәйле зур эш алып барыла. Министр сүзләренә караганда, Татарстанда мәктәп һәм фельдшер-акушерлык пунктларын интернетка тоташтыру эше төгәлләнгән. Хәзер инде белем йортларын вай-файлы итү максаты тора. Бу җәһәттән федераль министрлык барлык укытучыларны Россиядә уйлап табылган операцион система (ОС) нигезендә эшли торган мобиль планшетлар белән тәэмин итү проектын башлап җибәрә. Республиканы да шушы проектка җәлеп итәргә җыеналар.

– Татарстанның әзерлеген исәпкә алып, аны бу проектка беренчеләрдән булып катнаштырырга кирәк дип саныйбыз. Вай-фай, планшетлар куллану, классларда электрон чаралар аша мәгълүмат бирү – болар барысы да мәктәпләрдәге укыту процессын яңа дәрәҗәгә чыгарачак, – дигән фикердә Мәкъсүт Шадаев.

Моннан тыш дәүләт хезмәтләрен электрон рәвешкә күчерү эше дә бара. Татарстанга бу юнәлештә дә тиңнәр юк. «Республика беренчеләрдән булып барлык төбәк һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерде, яхшы күрсәткечләргә иреште. Бу эшкә җитәкчелекнең дә кызыксынуы барлыгы сизелә», – диде министр.

Хәзер Татарстан яңа проект өчен сынау төбәк булырга җыена. Ул социаль казначылык һәм электрон паспортлар кертүгә бәйле. Министр әйтүенчә, паспортларның электрон рәвештәгесен бу ел азагына кадәр бирә башлаячаклар.

Макъсүт Шадаев республикага Цифрлаштыру елы уңаеннан һәрьяклап ярдәм һәм теләктәшлек күрсәтеләчәк дип вәгъдә бирде. «Бер төп чара да оештырырбыз, зур гомумроссия форумы ясарбыз. Бәлки ул “Kazan Digital Week” кысасында булыр, бәлки, башка вакыт сайларбыз», – диде ул.

Нәрсә көтәргә?

Федераль министр тәкъдимнәрен үти башлаганчы, республиканың узган елда нәрсәгә ирешүләре һәм алга таба эшне ничек алып барырга җыенулары турында тармак министры Айрат Хәйруллин хисап тотты. 2022 елдан ниләр көтәргә?

Иң элек, инфраструктурадагы үзгәрешләр. Сүз уңаеннан, Цифрлаштыру елы кысасында, бу юнәлештә башкарыласы проектлар өчен Татарстан бюджетыннан 1,6 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Күптән түгел журналистлар белән очрашу вакытында да бу җәһәттән нинди эшләр башкарыласы турында хисап тоткан иде инде министр. Бу – йорт хуҗалыкларын, салаларны интернетлы итү, мобиль интернет булмаган җирлекләрне киметү, 5G элемтәсен киңәйтү кебек күләмле эшләр.

Ел азагына кадәр 253 дәүләт хезмәтен электрон рәвешкә күчерү максаты куелган. Халыкның цифрлаштыруга бәйле белемнәрен арттыру да ярап куяр иде. Бу җәһәттән төрле конкурс-форум, укытулар, югары уку йортларында цирфлы кафедралар ачу нияте бар.

Замана технологияләре дигәндә, куркынычсызлык мәсьәләсе дә калкып чыга. Айрат Хәйруллин киберһөҗүмгә бәйле статистик саннарга тукталды. Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына ышансаң, былтыр IT- тармакка бәйле 17 меңләп җинаять теркәлгән. Шуларның 9 меңе – дистанцион мошенниклык төренә карый. Ягъни, банк исәп-хисап счетларыннан акча урлау, мәгълүмати һөҗүмнәр һәм башкасы. Бу мәсьәлә турында аерым сөйләшергә кирәк дип саный министр.

Татарстан әле үзен сынап карамаган өлкә дә бар. Ул да булса – криптовалюта базары.

– Үзәк банкның хаклы рәвештә моңа каршы чыга. Шул ук вакытта, кайбер мәгълүматлар буенча, Россия халкының криптовалюта белән алыш-биреш күләме елына 5 млрд долларга җитүен күрәбез. Дөнья күләмендә бу өлкәдә катнашучылар саны 221 миллион кешедән артып китә, – дип аңлатты Айрат Хәйруллин. – Үзәк банк һәм Россия Хөкүмәте белән килештереп, федераль законнар кысасында, Казанны бу юнәлештә сынау төбәк буларак карарга тәкъдим итәм. Контроль булганда бу юнәлеш үзен ничек күрсәтер – шуны тикшереп карарга кирәк.

Министрның хыялында шәһәр эчендә «цифрлы квартал» төзү дә тора. Хәер, ул инде чынга ашып та килә. Тиздән «Спартак» фабрикасы урынында яңа IT-парк ачылачак. Аның республиканың мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге йөзек кашы буласына шиге юк тармак җитәкчесенең. 43 мең кв.метрга исәпләнгән мәйданда 4 меңләп яңа эш урыны булачак. Димәк, хәзерге IT-паркка караганда күбрәк компанияләрне җәлеп итәргә мөмкинлек туачак. Аны ел азагына ачарга ниятлиләр.

Бу җәһәттән Айрат Хәйруллин Мәкъсүт Шадаевка мөрәҗәгать итте. Ул республикада чит ил IT-белгечләрен резидент итеп күрергә тели. Гражданлык бирмичә генә, аларга Татарстанда читтән торып эшләргә, банкта исәп-хисәп счетлары ачарга һәм салым түләргә мөмкинлек биреп булмасмы? Айрат Хәйруллин сүзләренчә, 1,2 меңләп кешегә кытлык бар.

Мода куу түгел

«Цифрлаштыру елының әһәмияте нидә?» дигән сорау туа икән, аңа Президентның сүзләре белән җавап бирү дөрес булыр. Бу – мода артыннан куу түгел.

– Барлык өлкәләрне дә цифрлаштыру безнең эшебезнең өстенлекле юнәлеше булып тора. Шуңа күрә дә 2022 елны Цифрлаштыру елы дип игълан иттек. Иң мөһиме – уңай үзгәрешләрне кешеләр дә тойсын, – диде ул.

Шулай да министрга эш җитәрлек әле. Әйтик, Рөстәм Миңнехановны цифрлы трансформация буенча нәтиҗәлелек рейтингында (федераль министрлык төзегән иде  — ред.) республиканың 14 урында булуы сөендермәде. «Бу дөресме? Моны төзәтербез дип уйлыйм», –  диде ул Айрат Хәйруллинга.

Президент әйтүенчә, Россия Президенты, Хөкүмәтнең хәерхаһлы мөнәсәбәте күренеп тора. «Цифрлаштыру буенча кече бизнес, предприятиеләр өчен дә грантлар бар – моңа яхшылап игътибар итәргә кирәк. Эш күп»,  –  дип искәртте ул.

Айрат Хәйруллинга «акыллы квартал»ны ел азагына ачу теләген дә тизләтергә туры киләчәк. Татарстан җитәкчесе аны республика көненә өлгертергә кушты.

— Колхозы булды, колхозчыларын җибәрегез. Белгечләрне әзерләгез, – диде ул уенын-чынын бергә кушып.

Министрлык эшчәнлеге – саннарда

Тармакның тулай кереме 18 процентка — 30 млрд сумга кадәр арткан.

Бу юнәлештә эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 20 процентка кадәр арткан (75 136, 4 сум).

Казан метросында һәм Иннополиста сынау рәвешендә 5G элемтәсе эшли башлады.

76 социаль әһәмияткә ия хезмәт электрон рәвешкә күчерелгән, 3,5 меңнән артык социаль әһшмияткә ия объект югары тизлектәге интернетка тоташтырылган.

«Дәүләт хезмәтләре»ннән файдаланучылар саны 1,6 млн кешене тәшкил иткән.

IT-парктагы резидентлар саны 2 мәртәбә арткан.

 

 

 

 


Фикер өстәү