Сумның санлашуы: яңа валютаның үзенчәлекләре нидә һәм аны ничек кулланырга?

Россия банкларында эксперимент рәвешендә цифрлы сум сынала. Гади итеп әйтсәк, илдәге өченче валюта, яңа түләү чарасы бу. Тагын да гадиләштергәндә, кәгазь акча белән картаның гибриды. Әлегә сынауда берничә банк кына катнаша. Техник якларын барлаганнан соң, мондый төр сумны куллану мөмкинлекләрен киңәйтәчәкләр.

Бәйсез финанс консультанты Шамил Муталовтан яңа валютаның үзенчәлекләре хакында сораштык.

Цифрлы сум – ни ул?

Цифрлы сум – илдә гамәлдә булган акчаның өченче төре. Ул картадагы акчабызга охшаш, ләкин башкача эшләячәк. Төп аерма шунда: ул акча янчыгында да, банк счетларында да түгел, ә Үзәк банк әзерләгән платформада – «цифрлы янчык»ларда сакланачак. Бу акча белән банкларның мобиль кушымталары аша түләргә мөмкин. Кушымтада моның өчен «цифрлы сум» дигән счет булачак. Акча җибәрү өчен физик яисә юридик затның да цифрлы счеты булуы шарт.

Нәрсә өчен кирәк?

Гадәти акча кебек куллану өчен. Хезмәтләр, товарлар өчен түләргә, кыскасы, моңа кадәр валютаны ничек куллансагыз, алга таба да шулай эшләргә мөмкин.

Беренчедән, мондый сум бернинди банкка да бәйле түгел.

Икенчедән, акча ниндидер билгеле бер банкта сакланмый. Шуңа күрә җаваплылыкны Үзәк банк үз өстенә ала. Теге яисә бу банк банкрот булып танылырга мөмкин, ә Үзәк банкның банкрот булу ихтималы минималь. Шуңа да бу акчаны саклау җәһәтеннән куркынычсызрак.

Өченчедән, исәп-хисап башкару тизлеге. Ул бик тиз булачак. Бу юридик компанияләр өчен аеруча мөһим. Хәзер акча күчерү еш кына берничә көнгә сузылырга мөмкин. Цифрлы сум очрагында акча күчерү эше бик тиз һәм тәүлек әйләнәсе гамәлдә булачак. Тагын бер мөһим ягы: зур суммалар күчергән очракта комиссиянең кечкенә булуы.

Дүртенчедән, цифрлы сум куркынычсыз килешүләр төзү өчен кирәк. Бу инде күбрәк зур оешмалар өчен отышлы. Гадәти килешүләрдән аермалы буларак, смарт-килешүләрдә (компьютер программасы рәвешендә язылган килешү) кеше факторы тулысынча юкка чыга. Программа ничек язылган, шулай үтәләчәк тә. Ягъни анда хата бар икән, ул нәкъ менә программа әзерләнгән вакытта барлыкка килгән, һич кенә дә килешүне үтәгән вакытта түгел.

Цифрлы сумны ничек кулланырга?

Коммерциячел банкның мобиль кушымтасында мобиль цифрлы янчык ачарга кирәк. Аңа акча салып тору ысуллары бик гади: банк аша, касса аша, башка счеттан күчереп. Комиссия минималь булачак, шуңа күрә кемнең нинди банк клиенты булуы мөһим түгел. Цифрлы сумны «тере» акчага күчереп һәм чыгарып та була. Цифрлы сум 1 сумга тигез. Димәк, цифрлы сум да инфляциягә дучар дигән сүз.

Кайчан гамәлгә керәчәк?

Апрельдә бу система сынау үтә. Анда катнашу өчен 13 зур банкны сайлап алдылар. Исемлеге билгеле. Бу банклар цифрлы сумны сынап карагач, аны киң кулланышка кертмәкчеләр.

Гамәлгә кертү нәрсәне аңлата?

Дәүләт барлык акчаны үз контроленә алачак, күпме акча барлыгын белеп торачак. Хәер, бу инде – билгеле факт. Салым хезмәте дә нинди исәп-хисап счетларыбыз барлыгын, матди мөмкинлекләребез турында белеп тора бит.

Тагын бер проблема цифрлы сум өчен Үзәк банк чыгарган платформаның эшенә бәйле. Аңа киберһөҗүм булса, мошенниклар кулына эләксә? Бу, билгеле, шикләндерә. Андый куркыныч гел бар. Цифрлы сум мошенникларга бәйле хәлне үзгәртә алмас анысы. Тик шулай да, акча кырыгалдарларга күчерелгән очракта, ахыргы кулланучының кем икәнен күреп булыр иде. Хәер, аның да фиктив зат булуы мөмкин.

Тискәре яклары бармы?

Цифрлы сумны гамәлгә кертүдән коммерциячел банклар зыян күрәчәк. Ник дигәндә, бу банклар акча күчергән өчен комиссия ала иде. Ә хәзер комиссиянең бер өлеше Үзәк банкка китәчәк. Димәк, бу банклар күпме акчасын югалтачак.

Цифрлы сум Үзәк банкта сакланачак, дидек. Димәк, коммерциячел банклар алардан файдалана алмаячак. Әйтик, кредит бирә алмаячак.

Тагын әле конкуренция артачак дигән сүз. Бәлки әле банклар нинди дә булса яңалык уйлап табар һәм бу безгә – кулланучыларга файдага гына булыр.

Уңай яклары нидә?

Дәүләт бюджет акчасы кая тотылганын күреп тора алачак. Акча каядыр югалып, эленеп калмаячак. Халыкара акчалата исәп-хисап эшләрен башкару өчен цифрлы сум – яхшы ысул. Дәүләт бу системаны, әйтик, Кытайдагы юань системасы белән җайлаштыра алса, яхшы булачак.

Бер-бер хәл булса, нишләргә?

Үзәк банк, мондый проблемаларны хәл итү өчен, махсус бүлек булдырырга тиеш. Әле болар барысы да – сынау хәлендә.

Цифрлы сум – криптовалютамы?

Криптовалюта Үзәк банк акчасыннан бик нык аерыла. Криптовалютаның бердәм эмитенты (кыйммәтле кәгазьләр, акча һәм башка активлар чыгаручы оешма), шулай ук кулланучы хокукларын яклау гарантиясе юк, аларның хакы да җитди үзгәрүләргә дучар. Цифрлы сум – Үзәк банкның җаваплылыгында, цифрлы технологияләр ярдәмендә гамәлгә ашырыла һәм аның криптовалюталарга бернинди дә катнашы юк. Бу – фиат валюта (хөкүмәт чыгарган акча формасы, ул законлы түләү чарасы дип игълан ителгән), ягъни аның тотрыклылыгын дәүләт Үзәк банк ярдәмендә тәэмин итә.

САН

«Выберу.ру» хезмәте оештырган сораштыру нәтиҗәләренә караганда, Россия халкының 38 проценты цифрлы сумның ни икәнен, аның нәрсә өчен билгеләнгәнен аңламый. Ә 28 проценты аңа ышанмый икән. Шуңа күрә аны кулланудан баш тартырга җыена. 34 проценты яңа түләү чарасын кулланып карарга риза.

ВАЛЮТАЛАРНЫҢ ОХШАШЛЫГЫ ҺӘМ АЕРМАСЫ

  «Тере» акча Акчалата булмаган исәп-хисап (безналичный рачет) Цифрлы сум
Нинди була? Банкнота, тимер акча Счеттагы акча Цифрлы код
Кем чыгара? Үзәк банк Коммерциячел банк Үзәк банк
Ничек түләргә? Офлайн Онлайн Онлайн һәм офлайн
Кайда сакларга? Кулда, банк ячейкасында Банкта, кертемдә, туплау счетында Цифрлы акча янчыгында (Үзәк банк платформасы нигезендә)
Ничек сакларга? Процентларсыз Проценттан керем алырга мөмкин Процентларсыз

 ЦИФРЛЫ СУМНЫ КУЛЛАНУ ИНСТРУКЦИЯСЕ

 

КАЙДА НИЧЕК?

Цифрлы влаюта гамәлдә: Нигерия, Кариб бассейнына кергән кайбер илләрдә.

Сынау рәвешендә гамәлдә: Көньяк Африка Республикасы (ЮАР), Таиланд, Малайзия, Сингапур, Кытай, Мьянма, Россия, Украина, Швеция, Казахстан, Согуд Гарәбстанында.

Цифрлы валютаны булдыру этабындагы илләр: Һиндстан, Индонезия, Германия, Франция, Испания, Италия, Иран, Төркия, Канада, Австралия, Бразилия.

Гамәлгә ашырудан баш тарткан яисә проектны туктатып торган илләр: Аргентина, Уругвай, Эквадор, Азәрбайҗан, Финляндия, Дания, Мисыр, Сенегал, Корея Халык Республикасы (КНДР).

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү