Акчаны очсызланудан ничек сакларга?

Соңгы көннәрдә кешеләр гел курку белән яши, чөнки финанс яңалыкары бер дә сөенерлек түгел. Украина тирәсендә купкан ыгы-зыгы Мәскәү чыгарган әҗәт кәгазьләренә акча тыккан чит ил инвесторларын куркуга салды һәм алар сум белән бәяләнә торган кыйммәтле кәгазьләрне сатып долларга алыштырды. Нәтиҗәдә бу атна башы евро һәм долларның сизелерлек өскә сикерүе белән тарихка язылды.

Аннан башка да инфляция күрсәткечләре март аенда рекордлы рәвештә өскә сикергән. Росстат шул хакта хәбәр итә. Нефть бәясе күтәрелүгә карамастан, сум бәясе төшә. Монысы да – хәвефләндерә торган хәл. Үзәк банк соңгы вакытларда рекордлы рәвештә валюта сатып алырга җыена. Аның бу гамәле дә чит ил акчасына кыйммәт өсти. Әлеге вазгыять кешедә мондый сорау тудыра: запас акчаны очсызланудан ничек сакларга? Бездә бит инде гел шулай: кешеләр доллар кыйммәтләнә башлагач, банкка валюта алыштырырга чаба. Валюта очсызлана башласа, аны сатарга туры килә. Соңгы сумнарыңа доллар алып бетерсәң, бу – котылгысыз. Әтиең Үзәк банкта эшләмәсә һәм синең кулыңда киң җәмәгатьчелектән яшерен мәгълүмат булмаса, валюта алыштыруның кагыйдәсе мондый: валютаны арзанайгач аласың, кыйммәтләнгәч, сатасың. Менә хәзерге вакытта аның диапозоны болайрак: 75–76 сумлык долларны сатып алырга, 82–83 сумга күтәрелсә, сатарга. Бу кагыйдәнең дә искәрмәләре бар, билгеле. Сәяси тотрыксызлык көтелгәндә валюта сатып алуың отышлырак. Үткән елның февралендә бар акчасын долларга әйләндергән танышым шалтыратты кичә генә. Тавышы канәгать, чөнки ул алганда, доллар 63 сум иде, хәзер – 77. Әле тагын да күтәрелеп китү ихтималы зур.

Доллар сатып алу тәҗрибәсе бераз гына бар бу юллар авторының. 2014 елның декабрь паникасында халык кибетләрне һәм валюта алыштыру пунктларын штурмлаганда, үземне тыныч тоттым, чөнки соңгы тиенгә кадәр акчаны ноябрь башында валютага алыштырып бетергән идем. Кешегә әҗәткә биргән күләмле акчам гына кычкырып янды ул көннәрдә. Менә хәзер дә сәясәт күгендә яшен болытлары нәкъ 2014 елдагы шикелле йөзә. Давыл тынып, яшен яшьнәми калса, барыбыз өчен дә яхшырак, әмма беркем дә тынычлык буласын ышандырып әйтә алмый.

Акчаны берничә ел сакларга теләүчеләргә иң яхшы юлы – алтын яисә көмеш сатып алу. Узган көздә Россия банклары алтын сатмадылар, дефицит булды сары металл. Американың инвестицион көмеш тәңкәләрен генә саталар иде. Хәзер хәл ничектер, теләгән кеше үзе белешә ала. Газета хәбәрчесенең кулында алыштырырлык акча юк, шуңа йөрәге тыныч тибә. Акчаны валютага яисә кыйммәтле металлга алыштыруның кызыклы бер психологик үзенчәлеге бар: спекулянт холкы уяна күңелдә, гел сумның очсызлануын тели башлыйсың. Бик үк сәламәт фикерләү түгел инде бу. Тагын бер нәрсә бар: валюта запасларын тотасы килми. Алар үле капитал булып тик яталар. Валюта очсызланганда, кайгырмый түзә алу да таләп ителә. Менә шундый ныклыгың булса, акчаның бер өлешен валютада саклау ярый.

Дөресен әйткәндә, акчаны акчага әйләндереп саклау инвестиция түгел инде ул. Бу спекуляция дип атала. Бүгенге кәгазь акча системасында аңа котылгысызлыктан, чарасызлыктан барырга туры килә. Алтын акча стандарты йөрсә, андый уенның кирәге булмас иде. Акчаны инвестицияләүнең иң отышлы ысулын АКШ дигән дәүләткә нигез салган Бенджамин Франклин дигән кеше күрсәтә. Доллар алыштырган кешеләргә аның протреты таныш, чөнки йөз долларлык купюрадан Франклин карап тора. Барлык фикерләре белән дә килешеп бетәргә ярамый яравын, әмма аның: «Акча янчыгын башка койсаң, аны синнән беркем дә тартып ала алмый», – дигән афоризмы бар заманнар өчен дә ярарлык инвестиция ысулы булып тора.

Хәзерге заманда бигрәк тә, чөнки бүген яраган профессияләр иртәгә бик тиз яраксызга әйләнә, кичә генә яңа булган белемнәр бүген искерә. Квалификацияне күтәрү, яңа күнекмәләр булдыру, шәхесеңне үстерү өчен тоткан акча очсызланмый беркайчан да. Эшсезлек куркынычы янамый сиңа, хезмәт базарыннан үзеңә туры килә торган яхшы хезмәт хаклы эш тапмый калмыйсың беркайчан да. Эшмәкәрлек талантың булса, бизнес ачу да җиңеләя. Хедхантерларның сайтын ачып карагыз: берничә йөз мең сумлык хезмәт хаклы вакансияләр бар ул бүгенге Россиядә дә. Проблема шунда гына: аларга урнашу өчен безнең квалификациябез юк. Вакытында акча янчыгын башка коярга онытканбыз.

Әмма әле дә соң түгел. Үзеңне карт дип санасаң, балаларга-оныкларга инвестицияләргә була акчаның бер өлешен. Баланы үстерә торган уенчык, китап сатып алудан башлана андый инвестицияләр. Әмма бу инвестицияләр, чынлап та, эшләсен өчен Франклинның тагын бер кагыйдәсен үтәргә кирәк: балада намуслылык, гаделлек хисе тәрбияләү. «Әгәр мошенниклар намуслы булуының бөтен өстенлекләрен белсә, файда алу хакына мошенниклыкны туктатырлар иде», – ди ул.

Безнең ише аз акчалы кешеләргә дә киңәше бар американ сәясәтченең. «Вак һәм мәгънәсез чыгымнардан сакланыгыз, чөнки кечкенә тишек зур корабны батыра ала», – ди ул. «Ялкаулык шул тикле акрын хәрәкәт итә, аны фәкыйрьлек бик тиз куып җитә», – дигән киңәше дә эшкә яраклы. «Кирәкмәгәнне сатып алган кешегә, кирәклесен сатарга туры киләчәк», – дигән афоризм да нәкъ бүгенге көн кешесе өчен махсус язылган кебек.

Бу юллар авторына, тормышның караңгы якларын язганда, еш кына кисәтү алырга туры килә: «Халык болай да депрессиядә, ник аларны куркытырга», – диләр. Давыл килгәндә, аның хакында хәбәр итү – куркыту түгел, җилкәннәрне җилдә сынарга әзерләнергә дигән сигнал ул. Дүрт саны сау булган кешенең депрессиягә бирелүе бик гаҗәп бит инде. Урынга кадакланган инвалидлар тормышта сынау-давылларда ныгып алга барганда, безнең кебек ике аяклы, ике куллыларга төшенкелеккә бирелү оят булырга тиеш. Бары тик йөз мускулларын гына хәрәкәтләндерә ала торган Стивен Хокинг дигән галим 2007 елда галәмдә суборбиталь очыш ясады, авырлык югалту халәтенең ни икәнен татыды. Ике аяксыз Оскар Писториус дигән егет сау-сәламәт кешеләр белән җәяүле йөгерештә берничә тапкыр узышты һәм җиңүләр яулады… Бу исемлекне дәвам итәргә була. Аның урынына легендар Ник Вуйчичның сүзләрен генә китерик: «Дөньяда миңа кагылмаган бик күп проблемалар бар. Мин ышанам: минем тормышым бик күп кешеләрнекенә караганда мең тапкыр җиңелрәк». Менә шулай фикер йөртә алсаң, тормыш шунда ук җиңеләя, бернинди давылдан да курыкмыйсың. Финанс давылыннан да.

Кесәдәге акчага караганда, күңелдәге байлык зуррак. Ул очсызланмый һәм бөтен финанс базарларының асты-өскә килгәндә дә кыйммәтен югалтмый. Менә шундый байлык булдыру турында уйларга иде безгә. Депрессиягә бирелү – рухи фәкыйрьлек билгесе ул.

                                               Рәшит Фәтхрахманов

 

 


Фикер өстәү