Газетага язылу

Балтач районында бәрәңге утырта башлаганнар

Норма авылында яшәүче Госман Хәсәншин турында берничә тапкыр яздык инде.

Балтач районында бәрәңге утырта башлаганнар

Күптөрле кул эшләре остасы булуын да, һәр елны апрель уртасында уналты квадрат метр җиргә бәрәңге утыртуын да. Баксаң, 75 яшьлек Госман ага, быелгы салкын, карлы-яңгырлы апрель аенда да үзенең гадәтенә тугры калган, 15ендә инде бәрәңге утырткан икән. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.

– Көздән җирне әйбәтләп, тиресләп, эшкәртеп калдырам. Һәр чокырга бәрәңге салгач, бер кашык көл, аның өстенә ярты уч киптерелгән ком салам, аннан соң балчык белән күмдерәм. Бәрәңге 7-8 сантиметрдан артык күмелергә тиеш түгел. 15 апрельдә утырткан бәрәңге 15 июньгә инде каз йомыркасыннан аз гына кечерәк булып үсә, җитешә. Бәрәңгесе искиткеч тәмле була. Үзебез дә ашыйбыз, туганнарга, балаларга да бирәбез, күчтәнәчкә дә җибәрәбез, – ди ветеран.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре