Гүзәл Идрисова, Татарстан атказанган артисты:
– Аерылышасы кеше 500 мең сум түләп тә аерылыша ул. Әмма минем өчен бу оят әйбер. Күп әйбер без – хатын-кыздан тора. Тормышта гел сөешеп кенә утырмыйлар. Җырчы булгач, бәйрәмнәргә барабыз. 50, 60, хәтта 70 ел яшәгән парларны күреп сокланабыз. Алар да гел яратышып кына тормагандыр инде. Әмма тигез канат белән гомер көзенә килеп җиткәннәр. Түзем, сабыр булганнар, өйдәгене тышка чыгармаганнар. Ә хәзер яшьләр җиңел уйлый. Социаль челтәрләрдәге купшы тормышларны күрәләр дә шулай яшәмәкче булалар. Әмма бәхетне үз кулларың белән төзергә кирәк ул. Ике төрле гаиләдә тәрбияләнгән кешеләрнең бергә гомер итә башлаулары җиңел булмый. Безнең дә гаиләдә төрлечә була. Ирем үзенекен әйтә, мин үземчә өйрәнгән. Әмма акылны эшкә җигеп, эшне зурга җибәрмичә, алтын урталыкны табып, уртак фикергә киләбез. Балалар да бар бит әле. Әти-әнисе аерылышкач, бер укучым җырлаудан, биюдән туктады, үз эченә бикләнде. Әтисе яңа гаилә корды, әнисе дә бу хәсрәтне җиңә алды, ә бала аздан гына кыек юлга кереп китмәде.
Алинә Хәйретдинова, мәдәният йорты җитәкчесе (Кайбыч):
– Бер-береңне ошатып, риза булып гаилә коргансың икән, нигә аерылышырга соң? Бер ирдән икенчесенә йөрү, хатын алыштыру матур күренеш түгел. Миңа калса, гаилә иминлеге күбрәк хатын-кыз кулында. Кайдадыр үзеңне корбан итәргә дә туры киләдер. Әмма балалар тигез канатлы, әти-әни дип үссеннәр өчен тырышырга кирәк. Матур яшәү – зур эш ул. Җаваплылык та. Ирләр дә үз гаиләсен саклап, яклап яшәргә тиеш, дип саныйм.
Гөлфия Хисаметдинова, хуҗабикә (Арча):
– Аерылышкан өчен дәүләт пошлинасын арттырып, түрәләр ялгышлык ясар, дип уйлыйм. Инде болай да яшьләр никахсыз, язылышмыйча яшәүне өстен күрә. Ә мондый сумма түләү турында ишетсәләр, алар ЗАГСка бөтенләй дә барып тормаячак. Яшьләр без түгел алар. Бөтен әйберне уйлап, үзләренә файдалымы, юкмы икәнне чамалап яшәүчеләр. Аерылышуга килгәндә, минем ике төрле фикерем бар. Беренчесе – бик авыр хәлдә калган хатын-кызларны да уйларга кирәк. Тиран ирләр белән яшәүчеләр дә юк түгел. Аларны кызганам. Шул ук вакытта ирләр дә жәл. Закон күбрәк хатын-кыз ягында. Аерылышкач, гаиләне кайгырту, балаларга ярдәм итү аның өстендә. Икенче яктан, хәзер замана хатын-кызы ире алдына таләпләрне дә күп куя. Малайлар әнисе булгач, шул ягын да уйлыйм. Өйләнешкәч, очрашып йөргәндәге матур мизгелләр, хыяллар бик тиз тарала. Хатын-кыз анысына да әзер булырга тиеш. Игътибар җитми, холыклар туры килми дип кенә аерылышырга ярамый.
Рамил Шакирҗанов, газ хезмәткәре (Казан):
– Гаиләдәге хисләрне бернинди суммаларга тиңләп булмый. Ул һәркемнең үзенеке. Яшьлектә яратып өйләнсәң, аерылышу турында уйламыйсың да. Безнең нәселдә бер генә аерылышкан гаилә дә юк. Әти, хатын-кызга хөрмәт белән карагыз, дип кенә әйтеп тора. Әнием гомердә дә ир-ат эшен эшләмәде, әти аңа бер чиләк су да күтәртмәде. Без дә шулай, сөйгән ярларыбызны яратып яшибез. Алар исә безгә тагын да яхшы була.
Резедә Сәлахиева, тәрбияче (Буа):
– Мин дә беренче тапкыр кияүгә чыкканда, яши алмам, димәгән идем. Тик ирем белән арабызга каенанам керде. Кияүгә чыгуга балабыз булмады. «Безгә кысыр килен кирәк түгел», – дигәннән соң, әйберләремне җыйдым да аерылып кайттым. Башка кияүгә дә чыкмам, дигән идем. Дусларым янәдән бер ир белән таныштырды. Бер-бер артлы ике кызыбыз туды. Анысы белән дә яшәп китә алмадык. Ул миңа хыянәт иткәч, юлларыбыз аерылды. Шулай итеп, ике кызым белән ялгыз яшим. Аерылышыр дәрәҗәгә җиткән хатын-кызны бернинди әйбер дә туктата алмый. Ул акчасы булмаса, бурычка ала, әмма үзенекен эшли.
Зөлфәт Зиннуров, «Татар радиосы»ның баш мөхәррире:
– Минемчә, болай эшләү каш ясыйм дип, күз чыгару белән бер булачак. Кешеләрне гел куркытып яшиләр. Без бит инде куркуны узган булырга тиеш. Әмма һаман нидер уйлап чыгаралар. Башта капитализм төзедек, аннары демократия. Бу эшләр белән феодаллар заманына кайтмыйбызмы икән? 100 мең сум түләтә башласалар, ЗАГСка бармыйча гына аерылышучылар артмасмы? Аерым яшәсәләр дә, документта гаилә булып саналучылар. Моннан кемгә файда?
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез