– Марат Җәүдәтович, 2026 елның беренче кварталында республиканың бюджет күрсәткечләре турында сөйләп узсагыз иде. Бюджет үтәлеше нәтиҗәләре нинди?
– 2026 елның беренче кварталында Татарстан Республикасының тупланма бюджетына 147 млрд сум керде. Бу суммадан салым һәм салым булмаган керемнәр 135 млрд сум тәшкил итте. Шунысын да әйтеп узарга кирәк: тупланма бюджетның җыелган салым һәм салым булмаган керемнәре күләме буенча Татарстан, Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Санкт-Петербургтан гына калышып, Россия Федерациясе субъектлары арасында дүртенче урынны алды. Республика бюджеты тотрыклы үссен һәм Татарстанда яшәүчеләрнең тормыш сыйфаты яхшыра барсын өчен, безгә бу юнәлештә ирешелгән нәтиҗәләрне саклап калу гына түгел, ә һәрдаим яңа үсеш мөмкинлекләрен эзләү һәм табу мөһим.
– Соңгы вакытта матбугат чараларында табышка салым мәсьәләсе зур сораулар уята. 2026 елның беренче кварталында бу салым буенча вазгыять нинди?
– 2026 елның беренче кварталында табышка салым бюджет керемнәренең 31 процентын алып тора. Аның күләме 42 млрд сум тәшкил итте. Әмма, әйтергә кирәк, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда табышка салым буенча керемнәр 13,6 млрд сумга кимрәк булды.
Аерым алганда, банклар, энергетика, азык-төлек җитештерү һәм сәүдә кебек икътисадның кайбер тармакларында салым буенча керемнәр артты. Шул ук вакытта нефть һәм газ, төзелеш, химия җитештерүе һәм транспортка бәйле өлкәләрдә кимү күзәтелә.
Керемнәрнең кимүе сәбәпләренә килгәндә, алар аванс түләүләре керемнәренең кимүе һәм 2025 ел йомгаклары буенча салымны яңадан исәпләү нәтиҗәләренең начараюына бәйле. Без салым түләүчеләр белән шактый зур эш башкарып чыктык һәм табышка салымның алга таба керү күләмнәрен анализладык. Предприятиеләребез фаразлавынча, беренче яртыеллыкта узган ел белән чагыштырганда салымның тагын да кимүе көтелә.
– Марат Җәүдәтович, бюджетта башка салымнар буенча хәлләр ничегрәк тора?
– Тулаем алганда, 2026 елның беренче кварталында башка төп салымнар керемнәрендә динамика уңай. Мәсәлән, физик затлар керемнәренә салым 1 кварталда берләштерелгән бюджетка 44 млрд сум күләмендә керде. Сүз уңаеннан, әлеге салым керемнәре барлык муниципалитетларда да диярлек үсештә. Бу исә, үз чиратында, хезмәт базарында тотрыклылык һәм хезмәт хаклары дәрәҗәсе саклану билгесе булып тора.
Оешмалар мөлкәтенә салым керемнәре ышанычлы гына үсеп бара, шулай ук акцизлар, салым булмаган керемнәр һәм җыелма керемгә салымнар буенча керемнәр тотрыклы дәрәҗәдә сакланып калды. Шуны гына искәртеп узасым килә: җыелма керемгә салымнар буенча керемнәр төзелешендә салым салуның патент системасы буенча салымның кимүе, 2025 елдан башлап, ел йомгаклары буенча салым түләү срогының федераль дәрәҗәдә үзгәрүенә бәйле.
– 2026 елның беренче кварталында Татарстан Республикасы бюджетының чыгым өлеше үтәлеше һәм чыгымнарда төп финанслау юнәлешләре турында да сөйләп узсагыз иде.
– 2026 елның беренче кварталында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының чыгымнары 114,4 млрд сум тәшкил итте. Ел башына калган бюджет акчалары һәм быелның беренче өч аендагы керемнәр белән без төп йөкләмәләрне тулысынча һәм вакытында финанслауны тәэмин итә алдык. Аерым алганда, хезмәт хаклары түләнде, барлык дәрәҗәдәге бюджетларның планлаштырылган чыгымнары җитәрлек күләмдә финансланды. Шулай итеп, бюджетта тотрыклылыкны саклауга ирешә алдык һәм республика бюджет өлкәсенең өзлексез эшләве тәэмин ителде.
Илкүләм проектларны тормышка ашыруга аерым игътибар бирелде. Татарстанда илкүләм проектлар кысаларындагы чараларны финанслауның гомуми күләме 2026 елда 53,8 млрд сум тәшкил итә. Быелның беренче кварталында 9,3 млрд сум үзләштерелде.
– Әңгәмәләребездә еш кына Татарстан Республикасының дәүләт бурычы темасы күтәрелә. Бу өлкәдә нинди үзгәрешләр бар?
– 2026 елның 1 апреленә Татарстан Республикасының дәүләт бурычы 98 млрд сум тәшкил итте, шулардан 90,1 млрд сумы – федераль кредитлар, ә 7,9 млрд сумы – дәүләт гарантияләре. Дәүләт бурычы мәсьәләсе буенча эшчәнлек эзлекле рәвештә алып барыла. Федераль органнарга федераль бюджет кредитлары буенча бурычның өчтән ике өлешен исәптән чыгаруның яңа механизмында катнашу нияте белән гариза юллавыбыз турында инде әйткәнем бар.
Мәгълүм булганча, Республиканың 44,5 млрд сумлык азат ителә торган акчаны юнәлтү буенча тәкъдимнәре Россия Федерациясендә Төбәкләр үсеше буенча Хөкүмәт комиссиясе президиумы тарафыннан хупланды. 2025 елда бу сумма 24 миллиардны тәшкил итте. Хәзерге вакытта бурычны исәптән чыгару турындагы гариза республика Рәисе тарафыннан имзаланды һәм Россия Финанс министрлыгына юлланды. 2026 елга чыгымнар күләме 20,5 млрд сум күләмендә килешенгән. Бу юнәлештә эш киләчәктә дә дәвам итәчәк.
– Марат Җәүдәтович, Финанс министрлыгының бүгенге бурычлары һәм киләчәккә планнары белән дә уртаклашсагыз иде.
– Бурычлар дигәндә, хәзерге вакытта иң беренче чиратта бу – әлбәттә, 2025 елда Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турындагы еллык хисап өстендә эш. Документ һәм аңа материаллар инде әзер һәм тышкы тикшерү уздыру һәм бәяләмә әзерләү өчен Хисап палатасына тапшырылды.
Саннар шундый: 2025 елда Татарстан Республикасы бюджетының керемнәр буенча үтәлеше 605,1 млрд сум тәшкил итте. Чыгымнар буенча 2025 елда Татарстан Республикасы бюджеты 605,4 млрд сум күләмендә үтәлде.
Моннан тыш, алдагы өч елга бюджетны формалаштыру буенча әзерлек эшләре башланып китте. Моның өчен закон проектларын һәм кирәкле материалларны әзерләү графигы расланды һәм республика министрлыкларына һәм идарә тармакларына ирештерелде.
2026 елга безнең бурычлар агымдагы икътисадый вазгыятьне исәпкә алып формалаша. Беренче чиратта без салым керемнәрен максималь туплауны, шуның белән бер үк вакытта республика бюджетының баланслылыгын тәэмин итү өчен бюджет акчасын экономияле һәм сакчыл тотуны тәэмин итәргә тиеш дип саныйм.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез