Табигать үзе дә ашыкмый кебек: дымы җитәрлек булса да, кояш карап алгаласа да, авылларда үләннәр әллә ни баш калкытырга җыенмый. Яз көне кар китә бара, үлән тибә бара иде, быел кардан арчылган тау битләре әлегәчә сөендерми. Ышык урыннарда, дымлы үзәнлекләрдә бераз яшелләнделәр дә, нидер көтеп, туктап калдылар шикелле. Дөрес, күпьеллык чәчәкләр, алар да шул безнең кебек аптырап кынадыр инде, үзләренең исәнлекләрен белдереп, яшәреп, чәчәккә бөреләнеп киләләр. Хәтта әрсез тузганаклар да бик ашыкмый.
Ә моннан өч ел элек, 22 апрель көнне күршеләребез бәрәңге утырткан иде. Быел әле бәрәңге бакчалары ягына караган да юк... Дөрес, ул елны күршеләрнең бәрәңгеләре искиткеч матур булып тишелеп, чәчәккә бөреләнгәч, июнь аендагы көчле кырауларда бөтен бакчалары кап-кара булып көйгәч, яз иртә килде дип, ашыгасы түгел икән, дигән идек. Әмма су сиптерүгә бәрәңгеләре тернәкләнде, уңышы да искиткеч булган иде. Иртә утыртуга җитми инде дигән карашта күбрәк сала кешесе. Бердән, эше бетә тора, икенчедән, бәрәңгесе дә иртә өлгерә.
Ел да кар бетәр-бетмәс бакчага чыгып күнеккән кешеләр быел да коры, матур торган көннәрдә бер кат бакчаларын җыештырды инде. Печән җирләрен тырмалаткан кешеләр дә булды. Әмма барыбер күңел әле язгы эшләргә әзер түгел. Ни дисәң дә, күңел, кәеф дигәнең урамдагы һава торышына (табигатьтә начар һава торышы юк, дип җырласалар да) шактый бәйле. Кәефкә генә дә карамый: җире җитешмәгән, салкын яңгыр явып торган көннәрдә бакча эшләренә, гомумән, язгы эшләргә тотынып та булмый лабаса.
Апрельдә футболкадан йөреп, май аенда кар яуганны да, елгалар ташыганнан соң өч көн буран дулап, авыл юлларын тракторлар белән чистартып, кабат елгалар ташыганны да күрдек. Май башына инде бөтен кыр эшләре, бакча эшләре тәмамланган еллар да булды. Алайга китсә, ерактагы хатирәләрне эзлисе юк: соңгы елларда гына да язлар төрлечә килде, берсе-берсенә һич кенә дә охшамады. Димәк, табигать каршындагы көчсезлегебезне танып, безгә әнә шул шартларга яраклашырга, сабыр гына көтәргә һәм үзебездән торганын эшләргә генә кала.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез