«Эшләр өчен елый идек». Питрәч районында урнашкан «Кулонэнергомаш» оешмасында узган очрашуда республиканың төрле районнарыннан җыелган ветераннар оешмасы рәисләре катнашты. Хезмәт тәрбиясе белән чыныккан, тормышта үз юлын тапкан өлкәннәр хәзерге заман баласының эштән читләшүенә борчыла. Зур оешмада очрашулары юкка түгел – алар үзләрен борчыган сорауларны завод җитәкчелегенә дә, район вәкилләренә дә әйттеләр.
Республика ветераннары (пенсионерлары) төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Ландыш Камалова, яшьләрне кечкенәдән хезмәт белән тәрбияләү бик кирәк, дип саный.
– Моңа кадәр балаларга эш кушу түгел, сүз әйтү дә ярамый иде. Соңгы елларда әкренләп хезмәткә тарта башладылар. Балаларны эшкә өйрәтеп үстерсәк, киләчәктә аларга һөнәр сайлаганда да, эшкә урнашканда да бер генә кыенлык та булмас иде. Хәзер бит күпләр мәктәптән соң урта һәм югары белем алса да, шул юнәлеш белән эшләми. Ә шул вакытта күп кенә оешмаларга эшчеләр җитми. Өлкәннәргә алмаш кирәк, – диде ул.
«Кулонэнергомаш» оешмасы генераль директоры Денис Попков әйтүенчә, аларда эшчеләрнең уртача яше 42,5 не тәшкил итә. Соңгы елларда оешмага яшьләрнең күпләп килүе күзәтелә.
– Яшь гаиләләрне җәлеп итү максатыннан оешма территориясендә кунакханә төзеп куйдык. Алар биредә вакытлыча яшәп торып, фатир алу өчен акча да җыя ала. Читтән килеп эшләүчеләр шактый. Эшчеләргә бөтен мөмкинлекләрне тудырабыз. 100 сумга гына ашап чыга алырлык ашханәбез бар, – ди ул. – Балалар кунакка килә. Араларында инде хәзердән үк киләчәген эшче һөнәр белән бәйләргә теләүчеләр бар.
Очрашуда Казан авиация заводының ветераннар хәрәкәте җитәкчесе Оксана Василюк та чыгыш ясады. Бүген аларның заводында 5883 пенсионер эшли икән. Шуларның 4 есе – Бөек Ватан сугышы ветераны, ди.
– Бездә эшкә килгән һәр белгечне остазлар үз канаты астына ала. Заводта белем өстәү мөмкинлеге дә бар. Укыту үзәгендә яшьләр белем ныгыта, – ди ул. – Заводка шулай ук чыгарылыш сыйныф укучылары килә, андагы эшләр белән кызыксына. Күпләре соңыннан бик теләп авиация юнәлешен сайлый.
Алексеевск районының ветераннар советы рәисе Елена Макарихина, без элек заводта эшләү турында хыялландык, ди.
– Ул чакта заводка эшкә алсалар, бәхет иде ул. Гап-гади авыл кызын эшкә чакырулары үзе ышанып бетмәслек хәл булды. Өч ел эшләгәч, торыр җиребез булды, балалар заводның бакчасына йөрде, без утка, суга түләүне белмәдек тә. Бөтенесен завод күтәрде. Бик рәхәт чорда, матур итеп яшәдек, – дип искә ала ул. – Хәзер безнеке кебек үк мөмкинлекләр булмаса да, дәүләт эшче һөнәр сайлаучыларны ярдәменнән ташламый. Районда 14–18 яшьлек балалар җәйге чорда эшкә кереп, хезмәткә өйрәнә. Былтыр 100 бала беренче тапкыр хезмәт хакы алды. Оешмалар үзләре үк студентларны максатчан укыта һәм эшкә ала. Акчасын әйбәт түләгәч, яшьләр, эшлим, дип кенә тора. Әмма никадәр генә тырышсак та, балага тәрбия гаиләдә бирелә. Әти-әнисе аша ул булачак һөнәрен сайлый. Эш белүе дә, хезмәт яратуы да гаиләдән килә.
Соңыннан өлкәннәр мәктәп укучылары белән очрашты. Яшь аермалары зур булса да, эшне ярату турында сөйләп, уртак тел тапты алар. Өлкәннәр тотынсамы?!
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез