– Бабай, сөйләшеп алыйк әле, вакытың бармы? – дип сүз башлады Мәрьям. Казаннан ярты сәгать элек кенә кайтып төшкән оныгының мондый җитдилегеннән бабай кеше аптырап калды, кырын ятып телевизор караган җиреннән торып ук утырды.
– Бар, кызым, сөйләшик әйдә, – диде.
– Миңа чеби оясы ясап бир әле, бабай....
...Мин эшләрне бетереп, балаларның мәктәптән кайтуын көтеп, авылга алып кайтырга күкәй савытларын, бушаган банкаларны тутырып маташкан арада Мәрьям ишегалдында өй ясарга уйлады. Аның оя корырга яратканын белеп, суыткыч тартмасын ташламаган идек. Көз көне шуның эчендә йорт булдырган иде, язга чыккач, тар тоелды булса кирәк. Тегеләй дә борып карады, болай да куеп карады, аптырагач, миңа бер ягын кистереп алдырды, аннары шул урынын плед белән каплап карады. Юк инде, тарайган, «башка чыгарга» яңа йорт кирәклеге көн кебек ачык.
Ишегалдының бер башында өй салганнан артып калган такталар, бруслар өелеп тора. Шуларны барып тарткалады да, көченнән килмәгәч, «Нәнә-ә-ә!» – дип мине чакырырга тотынды.
– Миңа өй ясап бир әле, – ди бу хәзер.
Нинди өй инде! Иртәгә авылда Коръән ашы, табынга дип әзерләгән ризыкларны, киемнәрне җыясым бар, укудан-эштән кайтучыларга төшке аш әзерлисе. Котылу хәйләсен тиз таптым.
– Кызым, мин өй ясый алмыйм инде, авылга кайткач, бабаең белән сөйләшеп кара. Чеби оясы кебек ясап бирмәс микән? Матур итеп сорасаң, ясар ул аны.
– Чеби оясы?..
Әй, балала-а-ар. Уйнар өчен иң шәп өй – чеби оясы икәнен белмисез шул сез. Бройлер чебиләре алганчы йә кортлый тавык чеби чыгарганчы яз, җәй башларында шул чеби оялары без – кызлар кулына күчә иде.
Узган елдан калган тавык тизәген кырып, идәннәрен аяктан салып керерлек булганчы юып, стеналарындагы пәрәвезләрне канат белән сыпырып шул ояны матурларга тотынабыз. «Панорамный» тәрәзә дисеңме – чебиләргә якты булсын дип, бер як стенаны пыяладан йә иске тәрәзә рамнарыннан җыялар иде; ачылып-ябыла торган «настоящий» ишек дисеңме; такта идәннәр дисеңме... Бөтен уңайлыклары бар. Иң мөһиме – түбә астында бит! Яңгыр яуганда чеби оясында берәр әйбер ашап утыруның ничек рәхәт икәнен белсәгез. Кайвакыт идәнгә иске половиклар җәелә, казан астына йә прачкага ягарга дип әзерләгән иске такта башларыннан урындыклар корыла, кирпеч өстенә зуррак такта куелып өстәл ясала, карават хәстәрләнә.
Әлбәттә, бу йортны үзең генә ясамыйсың. Йә сеңлең, йә күршедә яшәүче дусларың керә. Чеби оясы синең ишегалдында булса, син хуҗабикә инде! «Закун» үз кулыңда, әни булып кыланасың, теләсәң, барысын да куып чыгарасың, барысына да эш кушасың, ә үзең иң рәхәт эшкә – ашарга пешерергә тотынасың.
Шул чеби оясында ашауның тәмлелеге! Өйдәгеләр күрмәгәндә өстәлдән берәр кабартма ише камыр ризыгы эләктерсәң, муллыкның чиге бу. Һичьюгы ишегалдыннан җыйган песи пәрәмәче дигән үләннең җимешен ашап куйсаң да тамак туйган кебек була. Үз өеңдә бит ул! Җәй көне дә шул ояда уйнау бәхете тисә, бакчадан кыяр, җиләк-җимеш алып кереп ашыйсың. Дюшес ише кәнфит эләктерә алсаң, шуны суга салып болгатып лимонад ясыйсың. Эх, быел чебиләр алмасыннар иде! Тавык кортламаса гына ярар иде!
Юк, сине бәхетсез итеп, барыбер шундый рәхәт йортыңа яңа квартирантлар кертәләр. Такта башларын, инде бер-ике атнада өйдән ташып өлгергән китапларны, уенчыкларны, идәнгә җәйгән паласларны күтәреп, бәхет йортыннан билгесезлеккә чыгып китәсең. Хәзер сиңа яшәр өчен башка урын эзләргә кирәк. Әмма ул чеби оясы кебек «идеальный» булмаячак инде. Синең чип-чиста өеңне оятсыз чебиләр пычратып, җим таратып, аны таптап бетерәчәк...
Төпчек оныгының үтенечен кире кага алмаган бабай чеби оясының нинди размерда кирәк булачагын исәпләп, ишек-тәрәзәсе дә ачыла-ябыла торган, размеры «өч кешелек» булсын, дигән «техзадание» ала. Бабай бу җитди мәсьәләгә бар җаваплылыгы белән тотына. Авылда каркасын әзерләп, такталарын кисеп, арбага салып алып килергә, аннары безнең ишегалдында җыярга сүз бирә. Чеби оясын Мәрьямнең хыялында өйгә җиткерергә бу гына җитмәячәк, әлбәттә, өен тышкы яктан буярга буяулар сайлый әнә интернетта. Чеби оясының тагын ниләр күрәсе бардыр, бер Ходай белә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез