Узган ел Лаеш районында яшәүче бер гаилә хәзерләү оешмасына дару үләне җыеп тапшырып, 300 мең сум акча эшләгән. Моннан тыш, кешеләр сарык йоны, мал тиресе, кәгазь, яшелчә, йомырка җыеп тапшыра. Каен бөресе, себерке китерүчеләр дә күп икән. Бүген районнардагы заготконторалар ничек эшли? Заман таләпләренә ничек яраклаша?
Баулы районының Чүте авылында яшәүче Илнур Мәҗитов күп итеп сарыклар, сыер һәм үгезләр тота. Терлекләрнең йон һәм тиреләрен әрәм итми: барысын да тапшырып бара.
– Бәяләре үзгәреп тора инде аларның. Үгез тиресе бер мең сумга да чыкмый. Ләкин теләсә кайда яткырган ише дә түгел. Акчасы да акмаса да тама, аз булса да керә. Кайвакыт ашлык белән түлиләр. Йон, тирене каядыр алып барып йөрисе дә юк: күп вакыт үзләре килеп җыялар. Элек бәяләр әйбәт иде, малны да күп итеп тоттылар. Хәзер алай түгел шул, – ди ул.
Татпотребсоюзның хәзерләү бүлеге җитәкчесе Сиринә Әхмәтова әйтүенчә, районнардагы заготконторалар җәмәгать туклану урыннары, җитештерү, сату нокталары белән бергә эшли.
– Халык үзләреннән арткан чималны бик теләп тапшыра. Йон, тире, кәгазь белән беррәттән, соңгы елларда каен, нарат бөресе, дару үләннәре җыючылар да артты. Агач бөреләрен төнәтмәләр өчен кулланалар, БАД, чәйләр ясыйлар. Бу эштә мәктәп укучылары да актив. Әйтик, узган ел бер гаиләнең төрле чимал тапшырып алган уртача кереме 47 мең сумны тәшкил итте. Баулыда бу күрсәткеч – 72 мең 500, Алексеевскида – 60 мең, Зәйдә 54 мең сум булды. Гомумән алганда, узган ел республика халкыннан 11 мең 344 тонна макулатура, 93 мең данә тире җыелды, – ди Сиринә Әхмәтова.
Хәзерләү оешмалары республиканың барлык районнарында да диярлек бар. Бигрәк тә Кукмара, Зәй, Баулы, Мөслим, Мамадыш, Сарман, Әлки, Азнакай, Алексеевск районнары тырыш. Дөрес, кайберләренең атамалары гына заманчалашкан. Хәзер күпчелеге эшчәнлеген кооператив буларак алып бара. Ләкин исемнәре үзгәрсә дә, җисемнәре шул ук калган. Халыктан төрле чимал җыю белән беррәттән, хезмәт күрсәтүчеләр дә бар. Әйтик, унике районда мал чалу цехлары эшли.
– Элеккеге шикелле булмасалар да, мин аларның бүгенге эшләрен дә киметеп күрсәтәсем килми. Авыл халкы белән һәрвакыт элемтәдә торабыз, – ди Сиринә Әхмәтова.
Татарстанда мал тиресен, йон җыючы кооперативлар күп. «Рассвет» кооперативы башлыгы Флүр Миңнуллин – бу мәсьәләдә азу ярган белгеч. 42 ел шушы өлкәдә эшләүче кеше буларак, халыктан күпләп сөяк, шешә, макулатура, йон, тире җыйган чакларны да бик яхшы хәтерли. Хәзерге вакытта йон, тире, кәгазь, катыргы җыеп, чималны эшкәртүчеләргә саталар.
– Йонның килосын 25 сумнан җыябыз. Шәхси хуҗалыклардан да, фермерлардан да алып кайтабыз. Узган ел 100 тонна җыйган идек. Тирене дә китерәләр. Аларны тозлап, тире, күн заводларына җибәрәбез. Каты кәгазь, полиэтиленны Зәй һәм Октябрьскийдагы оешмалар алып китә. Макулатураның бәясе төште, хәзер килосын 4 сумнан алабыз. 7 сумга кадәр күтәргән идек тә, сатып булмый башлады, шуңа күрә төшерергә туры килде. Аларын мәктәпләр, балалар бакчалары, оешмалар китерә. Шуңа күрә күләмнәре аз түгел: елына якынча 250–300 тонна тирәсе җыела. Элек пыяла шешәләр дә җыя идек, тик аның мәшәкате күп, хәзер пластик шешәләр генә алабыз. Алары 2–3 сумнан йөри, – ди Флүр Миңнуллин.
Аның сүзләренчә, иң авыры – җыелган әйберләрне сату. Бәя уйнап торуның да сәбәбе әнә шул.
– Элек эшләү рәхәт, кызыграк иде. Кеше малны күп асрады, йоны, тиресе дә күп булды. Хәзер авылларда терлек тә кимеп бара бит. Шулай да үзебезне бүген дә актив эшләүчеләрдән дип саныйбыз. Халыкны төрле ысуллар белән кызыксындырабыз. Әйтик, ашлык җыябыз да, катнаш азык ясап сатабыз. Чимал алып килүчеләргә шуларны да тәкъдим итәбез, – ди ул.
Быел Татарстан халкына яшелчә орлыгы алып таратыр өчен бюджеттан 30 млн сум акча бүлеп бирелгән. Бу узган ел белән чагыштырганда 10 млн сумга күбрәк. Быел бүлеп бирелгән 20 млн сумга орлыклык суган, кишер һәм чөгендер симәнәсе, кәбестә үсентесе һәм 10 миллион сумга 200 тонна орлыклык бәрәңге сатып алынган. Яшелчәләр аз керемле, махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләрнең гаиләләренә бирелә. Әлеге ярдәмне җирлек башлыклары аша алырга мөмкин. Үзләреннән арткан яшелчәне халык көзге ярминкәләрдә сатар өчен Татпотребсоюзга тапшыра алачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез