Газетага язылу

Ачык күңеллеләр: Әлки районының Карга авылыннан репортаж

Карга авылында безне каргалар хоры каршы алды. Авыл халкы шул тавышны тыңлап яшәргә күнеккән инде. Ә үзләре ачык булуы белән аерылып тора, фикерләрен дә өздереп әйтә. Шөкер, юлыбызда авылның тормыш фәлсәфәсен аңлатып бирә алырдайлары да очрады. Без авылны берләштереп торган җепләрне дә барладык.

Ачык күңеллеләр: Әлки районының Карга авылыннан репортаж

Бүгенге авыл абзые кем ул?

Авыл урамнарын әйләнеп, йортлары белән танышкан арада кулына чиләк тотып, тирә-якны чүптән чистартып йөрүче бер ир-атка күз төште. Ул заманасында мәктәптә укытучы булып эшләп, лаеклы ялга чыккан Илгизәр Фәттахов икән. Тарихны, сәясәтне дә яхшы белә, шул ук вакытта авыл тормышы турында бертуктаусыз сәгатьләр буе сөйли ала. Аның янына тукталып: «Авыл абзыеның бүгенге хәле ничек?» – дигән сорауны бирдек.

– Ул һаман да хезмәт итүдә. Иртә тора, абзарында эшли, бакчасында казына. Эштән кайткач та тик тормый, – ди Илгизәр Фәттахов. – Тормышны элеккеге белән чагыштырып булмый, әлбәттә. Өйләр иркен, газы-суы кертелгән. Элек мунчаны атнага бер мәртәбә ягып, керне дә шулай юалар иде. Кибеттә бар нәрсә дә бар. 1986 елда абыйларның миңа джинсы чалбар алып кайтуын хәтерлим. Бар кызларның күзе миндә иде. Ул вакытта тансык булса, хәзер аны эшкә киябез. Брендлы кибетләргә йөрмибез, әмма киенү өчен мөмкинлекләр бар. Тегермәне, болгаркасы дисеңме – эш кораллары күп. Печәнне дә электр чапкыч белән генә чабабыз. Элек урман кисеп кайтып, такта ярдырып, аны ышкылый идек. Андый әйберләр бетте хәзер. Техник яктан җиңел, әмма солярка кыйммәтләнде. Бер литры – 72 сум. Менә шул ягы кесәгә суга. Чит илләргә исебез китми. 200–300 мең сум акчаны анда калдырып кайтасы килми. Хәзер авылда иң матур вакыт: агачлар чәчәк ата, бар җирдә яшеллек. Үзебездә дә рәхәт. Дөрес яши белергә генә кирәк.

Башкача яшәп булмый

Илгизәр Фәттахов армиядән кайткач, авылда төпләнеп калган. Шуннан бирле тир түгеп яши ул. Әмма авыл кешесе дә үз хезмәтенең бәяләнүен көтә. Бу урында сүзебез тирес проблемасыннан башланды.

 – Авылда сөт һәм итне урнаштыру проблемасы бар. Без башка әйберне сата алмыйбыз. Аннан башка яшәп булмый. Дүрт сыер тотабыз. Мал-туарыбыз 15 башка җитә. Сөт бәясе төшә: 24 сумнан җыялар. Ул акчага кибеткә кереп, бер шешә су да алып булмый. Без бит экологик яктан чиста ризык җитештерәбез. Юк, шул сөтне дә юньле бәягә алмыйлар. Бу – авыл кешесенә ничек тә булса яшәргә бер чара. 20 мең сум пенсиягә ничек яшәп була? – дип аптырый ул.

Илгизәр Фәттахов белән шәһәр кешесе аңлый алмаган мәшәкатьләр турында сөйләштек. Авылда тормыш шулай көйләнгән: печәне керә икән, тиресе дә чыгарга тиеш. Ә аны кая куярга?

– Моңа кадәр махсус урын бар иде. Каргага күченеп кайткан, авыл тормышын белмәгән берәү бу хакта экологларга хәбәр иткән. Моңарчы шунда чери һәм аны техника белән эттертеп торалар иде. Шуннан соң туктатырга мәҗбүр булдылар. Безгә тиресне кая куярга? Бакча артына өяргә кушалар. Тагын биш елдан бакчада бәрәңге утыртырга да урын калмаячак. Авылда җир җитмиме соң? Кеше калмый бит, җир күп. Тагын ун елдан бу авылда 50 ләп йорт каладыр инде. Эш булмагач, яшьләр шәһәргә китә. Мәктәптән быел сигез бала чыгып китә. Ике ел рәттән 1 нче сыйныфка керүчесе юк. Балалар бакчасы ябылды. Бала булмагач, дәүләтне дә гаепләп булмый, – ди ул.

Шуңа игътибар иттек: монда капкалар бикле түгел. Юлыбызга да тегендә-монда баручы кешесе очрап торды. Әнә таякка таянып, урамнан Рәйсә апа Морзаханова атлый. Аның киленен мактап сөйләвеннән дә күңел эреп китте. Җылы мөнәсәбәтләр авылга хас күренеш бит ул.

– Тормыш әйбәт. Яшьләр генә аз калып бара. Без 1970 елда Түбән Камадан күченеп кайткан идек. Шуннан бирле халык азая бара. Авыл бетә дигән борчу бар инде. Иремнең авылы бу. Ул мәрхүм инде. Киленем, ике оныгым белән яшим. Кызганыч, улым ун ел элек вафат булды, – ди Рәйсә апа, үзен нык тотарга тырышып.

Күңел җылысы

Авыл клубындагы волонтерлар төркеме әнә шулай дип атала икән. Бу эш белән шөгыльләнүче Сания Гафиятуллина әйтүенчә, авыл халкы кыш буе СВОга маскировка челтәрләре үргән, шәмнәр ясаган.

– Авыл кешеләренең берсе дә читтә калмый. Дарулар, продукция җыеп җибәрәбез. Хәзерге вакытта Ватанны өч егет яклый. Кызганыч, бер авылдашыбыз һәлак булды, – диде ул.

Заманалар үзгәреп, авыл кешесе әле дә бер-берсенә терәк булырга тырыша. Равил абый Туктамышевның авылдашларына ярдәме бик зур икән.

– Насос янса, аларны алыштырам. Краннарын төзәтәм. Нинди эшләре бар, берсенә дә каршы килмим. Болар өчен бер тиен дә акча алмыйм. Шулай яшәргә ияләшкән инде мин. Тракторым белән бакчаларга тирес тә түгәм. 41 ел комбайнда эшләдем, – ди клубтан чыгып килүче 70 яшьлек Равил абый.

Мөмкинлекләр

Каргада 145 йорт бар. Шуның 18 ен дача итеп тоталар. Ташландык йортлар юк. Мәктәп, клуб, китапханә, почта, фельдшерлык пункты, кооператив эшли. Быелдан үзара салымны 800 сумнан җыйганнар. Яңа су башнясы урнаштырмакчылар. Авылдагы тугыз урам халкы белән очрашып башкарыла әлеге эшләр. Быел капка төпләрендә корыган агачларны кисүне дә исемлеккә керткәннәр.

– Былтыр федераль программа буенча медпункт салдык. Авыл халкына район хастаханәсенә барырга туры килми хәзер. Кан анализын да бирәләр, йөрәген дә тикшертәләр. Диспансеризацияне дә үтәләр. Авыл халкы депутат Фоат абый Вәлиевкә рәхмәтле. Нинди гозер булса да, беркайчан да каршы килми. Авыл советына арендага трактор биреп тора. Кыш көне юлларны кардан арындыру өчен кирәк ул. Юлларда асфальт. Быел «Чиста су» программасы буенча су кертеләчәк. Карга халкы алдынгы карашлы булуы белән аерылып тора. Бездә халык тәртипле, – диде 25 ел секретарь булып эшләүче Мәдинә Вәлиева.

Авыл халкын борчыган тирес мәсьәләсен дә кузгаттык.

– Урыны бар аның. Халык яз-көз тиресне күчкә өеп тора иде. 7–8 әр терлек асраган кеше аны кая да булса түгәргә тиеш бит. Аны бакча артына өяргә, диләр. Халык 20 сутый бакчасын хәзер тутырачак. Бәрәңге утыртырга урын калмаячак. Быел гел яңгырлар яву сәбәпле, ул җирне тәртипли алмадык. Моңа кадәр тракторлар яллый идек. Техника булмау сәбәпле генә ул урын шундый хәлгә килде. Бу проблема чишеләчәк, – дип тынычландыра Мәдинә Вәлиева.

Карга авылында чимал җыю пункты да бар әле. Монысын бер эшмәкәр ачкан. Анда 16 эшче хезмәт куя. Эш барышы турында үзәкнең мөдире Гүзәл Хәсәнҗановадан сорадык.

– Әлеге пункт 2018 елда ачылды. Бәрәңге, кәбестә, кишер җыябыз. Малларны күрше-тирә районнардан да алып кайтып чалабыз. Сыер тиресенең 1 килосын – 10, үгезнекен 15 сумнан җыябыз. Йон – 25 сум. Авылдашлар да малларын китерә. Иттән төрле ярымфабрикатлар ясап, төрле җирләргә җибәрәбез. Үзебезнең кибетебез дә бар. Авыл кешеләре дә сатып ала, – диде ул.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре