Газетага язылу

Бакчачы Рәис Шәкүров бәрәңге турында: «Эредән эре була»

Арча районының Ашытбаш авылында яшәүче Рәис Шәкүров – оста бакчачы. Яшелчә, бәрәңге утырту серләре, сортлары турында да күп мәгълүмат белә.

Бакчачы Рәис Шәкүров бәрәңге турында: «Эредән эре була»
Фото: шәхси архивтан

 

Рәис абый, бәрәңгене кайчан утырту яхшы?

– Җылы, уңдырышлы җиргә бәрәңгене майның беренче ун көнендә, ә иң мөһиме – җөп санлы көннәрдә утыртырга кирәк. Хәзер утыртырга була инде. Мондый шартларда җиргә кереп урнашкан яшелчә 21 көн эчендә тишелә. Бәрәңге якынча өч айда өлгереп җитә. Августта яңгырга китә. Менә шул вакытта үсемлекләрдә фитофтороз авыруы башланырга мөмкин. Шуңа да аны утыртуны озака сузмагыз – язның җылы көннәрен файдаланыгыз. Бәрәңгене никадәр иртәрәк утыртсаң, шуның кадәрле файдалы. Мин үзем бер участокка утырттым инде. Сынар өчен көзен дә ике буразна бәрәңге утыртып калдырган идем. Уңышлы гына чыкса, быел мәйданнарын тагын да зурайтырга исәп бар. Беренчедән, язын эш азрак була. Икенчедән, фитофторага бирешсә дә, уңышы яхшы булачак. Мин икенче икмәк утырту буенча төрле тәҗрибәләр үткәрергә яратам. Бәрәңгене сабактан да, орлыктан да үстерәм. Бәрәңге алмасының орлыгын мартта – өйдә, аннан соң бакчадагы түтәлгә утыртам. Беренче елны бик кечкенә бәрәңге була. Аны кабат утырткач, саны арта. Анысын да утырткач, бәрәңге мул уңыш бирә башлый. Идән астында бер метрга кадәр сабак (бәрәңге мыекчасы) үстерәм. Шул сабакны ат белән утыртып чыгам. Шома, бик матур бәрәңге була ул. Шулай иткәндә бәрәңге яңара, искерми.

Җирнең өлгергәнлеген ничек белергә?

– Бер уч балчык алып, шар ясагыз. Аннары аны өскә чөеп җибәрегез. Әгәр ул таралса, димәк, җир йомшарган, бәрәңге утырту өчен әйбәт.

Бәрәңге сортларын еш алыштырыргамы?

– Өч елга бер алыштырып торырга кирәк. Бу бәрәңгене төрле авырулардан, шул исәптән фитофтороздан да сакларга ярдәм итә. Быел уңмаган бәрәңгене икенче елда да утырту – хата. Начардан ничек яхшы булсын инде? Аннан соң, бәрәңге картаймасын өчен, җирен алыштырып торырга кирәк. Әйтик, 30 сутый бакчаң бар икән, аны өчкә бүләсең. Шулай иткәндә, бәрәңгедән 6–7 ел яхшы уңыш алып була. Сортларына килгәндә, мин үзем «Раймон», «Луговской» сортларын үстерәм. Соңгысы ярмалы, тәмле, череми дә. Яңгыр яуса да, корылык булса да, уңышы шәп чыга. Ул бәрәңгене утыртсаң, бакчаңда чүп тә булмый, чөнки сабагы зур. Болардан кала, «Удача», «Лимонный» сортлары яхшы.

Эре бәрәңгене ярып утырту яхшымы, әллә кечкенәләрне йомры килешме?

– Элек эре бәрәңгене ярып утырта торганнар иде. Һәм бу – иң яхшысы. Эредән эре була. Бәрәңге тишелеп чыккач, ана бәрәңгенең согында үсә ул. Зурысында су күбрәк була. Шуңа күрә бәрәңге үрчегән вакытта да ишле булып ярала. Ә йомры бәрәңге утыртуның мәшәкате азрак. Бәрәңгедә 3–4 күз булса, бик шәп. Бер генә аз.

Бәрәңгедән мул уңыш алу сере нидә?

– Кайбер кешеләр бәрәңгене баздан алуга ук утырта. Алай эшләргә кирәкми. Утыртырга дигән бәрәңгене көннәр җылынуга чыгарып яшелләндерергә кирәк. Борынлаган бүлбенең микробларга каршы торучанлыгы арта, утыртканнан соң тиз тишелеп чыга һәм авыруларга бирешми. Минем әйтә торган тагын бер сүзем бар. Яхшы уңыш турында язын түгел, көздән үк уйларга кирәк. Җыеп алгач, бакчаны яхшылап тырмалап, чүбен түгәргә, тирес кертеп, җирне сукаларга кирәк. Язга чыккач, дым булганда, аны тырмаларга кирәк. Бәрәңге үскән җирдә чүп булырга тиеш түгел. Буразна арасын ике-өч тапкыр ярсаң да була. Һава никадәр күбрәк керсә, шуның кадәр яхшырак. Бәрәңгене дөрес саклау да мөһим. Аны алуга ук базга салырга түгел. Ышык урынга салып, көннәр суытканчы тотарга кирәк. Шуннан соң гына сортын сортка аерып урнаштырыгыз. Бер баз бәрәңгене черетер өчен бер бозык бәрәңге җитә.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре