Газетага язылу

Фәрит Габделганиев: «Эшмәкәрләребез белән горурланам»

Бүген Татарстанда 190 меңнән артык кече һәм урта эшкуарлык субъекты исәпләнә. Алар ничек яши? Нинди кыенлыклар белән очрашалар? Үз көнен үзе күреп яшәүчеләргә ярдәм бармы? 26 май – Россия эшкуарлыгы көне уңаеннан, бу хакта Татарстан Рәисе каршында Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев белән сөйләштек.

Фәрит Габделганиев: «Эшмәкәрләребез белән горурланам»

– Фәрит Солтанович, республиканың кече һәм урта бизнес өлкәсендәге хәзерге вазгыятьне тулаем ничек бәялисез? Төп күрсәткечләр нинди?

– Вазгыятьне тотрыклы дип бәялим. Саннар да шул хакта сөйли. 2026 елның 10 маена Татарстанда 190 099 кече һәм урта эшкуарлык субъекты теркәлгән, үткән ел белән чагыштырганда, бу –  7421гә, ягъни 4 процентка күбрәк. Үсешнең төп драйверы – микро-шәхси эшкуарлык (+7,6 процент). Нәкъ менә бу категория иң тотрыклы булып чыкты. Бердәнбер кыскарту – юридик затлар статусындагы микропредприятиеләр (-2,78 процент). Шул ук вакытта бер ел эчендә якынча 330 микропредприятие бизнес масштабын киңәйтте һәм кече статуска күчте (+6,2 процент). Урта предприятиеләр саны (юридик затлар да, шәхси эшкуарлар да) 16 процентка арткан. Бу – яхшы сигнал, гәрчә база әлегә зур булмаса да (627 юридик зат һәм 14 шәхси эшкуар).

Кече һәм урта эшкуарлыкта эшләүчеләр саны (Икътисадый үсеш министрлыгы методикасы буенча) 908 794 кешегә җиткән, бер ел эчендә 8,5 процентка үсеш теркәлгән. Республика икътисадында кече һәм урта эшкуарлыкта эшләүчеләр өлеше 40,8 проценттан 44,3 процентка кадәр артты. Бу инде – Татарстанда эшләүче халыкның яртысы диярлек!

Республиканың салым керемнәрендә кече һәм урта эшкуарлыкка туры килгән өлеше 21 проценттан артып китте. Татарстанда салымнарның һәр бишенче сумы кече һәм урта бизнестан керә.

– Үзмәшгульлек өлкәсендәге гомуми вазгыять турында да сорыйсы килә.

– Монда бик зур үсеш күрәбез. 2025 елда үзмәшгульләр саны 22,8 процентка арткан (2026 елның 1 апреленә – 466 368 гә кадәр). Шул ук вакытта икътисадый актив булучылар, ягъни керем алучылар барлык теркәлүчеләрнең 73 проценты диярлек. Төп өлкәләр: йөк ташу, ремонт хезмәтләре, косметология, төзелеш эшләре, үзләре җитештергән товарларны сату.

– Быелдан башлап бизнес яңа салым шартларында эшли. Елның беренче чиреге нәрсә күрсәтте?

– Чыннан да, 2026 елның 1 гыйнварыннан кече бизнеска салым йөкләнеше артты. Күпләр өчен бу чын стресс-тест булды. Элек елына 60 миллион сум тирәсе әйләнеше булган компанияләр өстәмә кыйммәткә салым түләмәде. Хәзер исә бу мәҗбүри – чигерүләрсез 5 яки 7 процент, чигерүләр белән 20 процент. Өстәвенә иминият кертемнәре артты. Салым хезмәткәрләре бәяләвенчә, өстәмә йөкләнеш, чыгымнарга карап, елына 1,5 миллионнан 3 миллион сумга кадәр тәшкил итәргә мөмкин. Бу – бик җитди сан. «100 гә сатып алдым да 110 га саттым һәм әйләнештән 6 процент түләдем» принцибы буенча төзелгән бизнес-модельләр табышсызга әйләнде. Дәүләт турыдан-туры әйтә: «Минималь салымнарда гына торган һәм чыгымнар белән эшли белмәгән бизнес чоры тәмамлана». Моның белән бәхәсләшеп тә булмый. Вазгыятькә яраклаша алучылар калачак һәм үсәчәк. Ә бизнес-моделе салымнарны төрле юллар белән киметүгә генә кайтып калучылар базардан китәчәк.  Бу – нормаль базар эволюциясе.

Сүздә генә калмасын өчен, 2026 елның 10 гыйнварына (салым үзгәрешләре старты) һәм 2026 елның 10 маена (дүрт айдан соң) булган мәгълүматларны чагыштырам. Шушы вакыт эчендә Татарстанда кече һәм урта эшкуарлык субъектларының гомуми саны 4574 кә арткан (+2,5процент). Үсешнең төп драйверы – яңадан микро-шәхси эшкуарлык: плюс 4341 кеше (+3,7 процент). Бу – салым мохитенең катлаулануына рациональ җавап: бюрократия никадәр азрак булган саен, исән калу шулкадәр җиңелрәк.

Шунысын да билгеләп үтик: 2026 елның гыйнвар–май айларында юридик затлар статусындагы микропредприятиеләр шулай ук бераз артты – плюс 274 (+0,46 процент). Шулай итеп, узган берничә елның тискәре тенденциясе өзелде. Озаккамы – вакыт күрсәтер. Моннан нинди нәтиҗә ясарга мөмкин? Статистика бернинди дә «бөек чистарту»ны расламый. Бизнес ябылуга таба йөгермәде. Әйе, салым йөкләнеше артты. Әйе, кайбер модельләр зыянлы булачак. Әмма эшмәкәрләр – вазгыятькә җайлаша белә торган кешеләр. Алар форманы үзгәртә, яңа мөмкинлекләр эзли, салым түләүнең автоматлаштырылган системасына (АУСН) күчә, чыгымнарны оптимальләштерә.

Омбудсмен буларак минем бурыч – аларга бу трансформациядә ярдәм итү: хокуксыз дәгъвалардан саклау, консультацияләр бирү, йөкләнешне киметүнең законлы ысулларын күрсәтү. Әлегә саннар бизнесның барысын да булдыра алуын күрсәтә.

– Сез эшмәкәрләргә нәрсә киңәш итәр идегез?

– Төп киңәш – альтернатив салым режимнарын эзләү. 5 хезмәткәргә кадәр һәм 60 миллион сумга кадәр табыш алучылар өчен АУСН чыгу юлы булырга мөмкин: НДСтан һәм иминият кертемнәреннән азат ителү. 2026 елның дүрт аенда бу киңәштән Татарстандагы ике дистә меңгә якын эшкуар һәм компания файдаланган.

Шулай ук белгечләр бәяләрне яңадан карарга киңәш итә. Әгәр дә НДСны бәягә салырга туры килә икән, үз-үзеңә ике сорауга гадел җавап бирергә кирәк. Сезнең клиент 10–20 процентка күбрәк түли алырмы? Җитештерү чыгымнарын шул ук күрсәткечкә кыскарту мөмкинлеге бармы? Әгәр ике сорауга да җавап тискәре булса, сезнең продукт яшәүгә сәләтсез. Яңа мөмкинлекләр эзләргә кирәк. Өченче киңәш – «ак» сатып алуларга күчү. Хәзер товарлар һәм хезмәтләрне  НДС түләүчеләрдән генә сатып алу отышлырак, чөнки чигерүләр бар. Дүртенче киңәш – идарәне хисаплауга җитди алыну. Шунысын да билгеләп үтәсем килә: соңгы алты елда без Татарстанда эшмәкәрләргә яңа шартларга яраклашуда зур ярдәм тәҗрибәсе тупладык. Ел саен яңа кыенлыклар килеп чыгып тора: коронавирус, санкцияләр, финанс-логистик схемалардагы үзгәрешләр, маркировка, СВО. Барлык очракларда да Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан хакимияте баланслы ярдәм һәм тотрыклылыкны саклап калу өчен мөмкинлекләр тапты.

– Сезнең адреска мөрәҗәгатьләр күп киләме?

– 2026 елның беренче чирегендә безгә Татарстан эшкуарларыннан 337 мөрәҗәгать килде. Үткән елгы белән чагыштырганда бераз күбрәк. Елына уртача 1200–1500 мөрәҗәгать эшкәртәбез. Бу – Россиянең барлык төбәк бизнес-омбудсменнары арасында иң югары күрсәткечләрнең берсе. Өстәвенә 80 процент диярлек очракта эшмәкәрләрнең сораулары уңай хәл ителә. Башка мөрәҗәгатьләр буенча тулы юридик консультацияләр бирелә.

– Эшмәкәрләрне барыннан да бигрәк нәрсә борчый?

– Мөрәҗәгатьләр статистикасы ул – бизнес-мохитнең «термометр»ы. 2026 елның беренче өч аенда бер бик яхшы хәбәр һәм игътибар таләп итә торган сигнал бар. Ул да булса, «гадел билге» маркировкасы темасы мөрәҗәгатьләрдән бөтенләй диярлек юкка чыкты. Исегезгә төшерәм: 2025 елда ул беренче урында иде – барлык шикаятьләрнең 22 проценты. Димәк, 2025 елда үткәрелгән системалы эш нәтиҗә биргән. Рөстәм Миңнехановның Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинга мөрәҗәгате нәтиҗәсендә эшмәкәрләр җиңел сәнәгать товарлары өчен ярты елга кичектерү алды («өченче дулкын»).

Ә хәзер нәрсә борчыганы турында: беренче урынга хакимият һәм җирле үзидарә органнарының гамәлләренә яисә гамәл кылмауларына бәйле шикаятьләр чыкты – 23 процент (2025 елга карата +5 процент). Эшмәкәрләр кире җавап алулардан, «кәгазь боткасы»ннан, нигезсез таләпләрдән зарлана. Ел йомгаклары буенча карарбыз, бу күренеш никадәр тотрыклы булыр. Теманы даими рәвештә игътибар үзәгендә тотабыз.

Традиция буенча һәр бишенче мөрәҗәгатьтә (19 процент) –канундагы яңалыкларны аңлатуны сорыйлар. Бу сан сыйфатлы үзгәреш турында сөйли: бизнес кагыйдәләр буенча эшләргә тели.

Өченче урынга эшмәкәрләргә, шул исәптән СВОда катнашучыларга ярдәм итү темасы (11 процент) чыкты. Сугыш хәрәкәтләрен узган кешеләр үз эшләрен ачарга тели. Аларга финанс ярдәменнән бигрәк, аңлаешлы юридик ярдәм кирәк. Без моның белән аерым шөгыльләнәбез.

Шулай ук дәүләт ярдәме (10 процент), җир бәхәсләре (9 процент), суд бәхәсләрендә юридик ярдәм (7 процент) кебек темалар актуаль. Интеллектуаль милек буенча мөрәҗәгатьләр саны арту игътибарны җәлеп итә (8 процент). Әле берничә ел элек кенә бу тема статистикада юк иде диярлек. Бүген бу – бизнесның үсү күрсәткече: эшмәкәрләр брендлар булдыра, эшләнмәләрне патентлый һәм аларны якларга өйрәнә.

– Фәрит Солтанович, сез инде алты елдан артык бу вазыйфада. Әлеге еллар эчендә нинди мәсьәләләрне максималь рәвештә хәл итеп булды дип саныйсыз?

– Соңгы әһәмиятле җиңүләрдән җиңел сәнәгать товарларын маркировкалау проблемасын хәл итүне аерып күрсәтә алам. Дөресен генә әйткәндә, 2025 ел башында сатучылар белән очрашканда, аларда борчу бар иде. «Гадел билге» системасы аңлаешсыз һәм катлаулы булып тоелды, өстәвенә, өзеклек тә булды. Складта калган товарны нишләтергә икәнен беркем дә белмәде, ә «Садовод» ише күпләп сату базарлары соры схемалар буенча китерелгән маркировкаланмаган продукция сатуны дәвам иттерде. Татарстан Рәисе ярдәме белән генә оператив чаралар кирәклегенә ышандыра алдык.

Икенчедән, 2025 елның декабрендә Татарстан Дәүләт Советы тарафыннан һөнәрчеләр турында канун кабул ителүне әйтәсем килә. Ул аларга мәҗбүри маркировкалаудан азат итә торган рәсми статус бирде, шул исәптән маркетплейсларда да. Эш һөнәрчеләр белән әңгәмәләрдән башланды, алар өчен административ киртәләр җитди каршылыклар тудырды. Без проблеманы өйрәндек, профильле министрлыклар белән сөйләшүләр уздырдык һәм депутатлар хуплаган тәкъдим белән чыктык.

Өченчедән, гаилә бизнесы турында нигезләмә кабул итү. 2024 елның мартында ук Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы белән берлектә гаилә бизнесын законнар кысасында билгеләү турында фикер алышулар башлап җибәрдек, башка төбәкләр тәҗрибәсен өйрәндек. 2025 елның октябрендә Татарстан Министрлар Кабинетының 847 номерлы карары кабул ителде, ул предприятиеләрне гаилә предприятиеләре дип тану һәм аларның реестрын алып бару тәртибен раслады. Әлеге категориягә ярдәм итүнең максатчан чаралары өчен хокукый нигез салынды.

Горурланыр өчен тагын бер сәбәп – контроль-күзәтчелек органнарына шикаятьләргә бәйле вазгыять. 2020 елда мине бизнес-омбудсмен вазыйфасына билгеләгәндә, мондый мөрәҗәгатьләрнең өлеше 42 процентка җиткән иде. Рөстәм Нургалиевич кушуы буенча, административ басымны киметүгә юнәлдерелгән системалы эш башланды. Нәтиҗәсе буларак, 2025 елда Вәкаләтле вәкил адресына контроль-күзәтчелек органнары гамәлләренә карата бер генә шикаять тә килмәде.

– Контроль-күзәтчелек органнары белән мөнәсәбәтләр ничек? Профилактик визитларның нәтиҗәсе бармы?

– Иң мөһиме – контроль-күзәтчелек органнарының фәлсәфәсе үзгәрү. Бүген төп принцип – җәза бирү түгел, ә хокук бозуны булдырмау мөһимрәк. 2025 елда федераль контроль-күзәтчелек органнары тарафыннан Татарстан предприятиеләренә 8387 профилактик визит ясалган. Аларның кайберләрендә мин шәхсән катнаштым. Мондый визитлар – кәгазь эше түгел, ә тере аралашу. Шул ук вакыт аралыгында эшмәкәрләргә 33 536 кисәтү ясалган, 2024 ел белән чагыштырганда 20 процентка кимрәк бу. Салым федераль хезмәте, Ростехнадзор һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тарафыннан кисәтүләрнең ике тапкыр диярлек кимүен билгеләп үтәсем килә.

– 26 май – Россия эшкуарлыгы көне. Бу уңайдан нинди теләкләрегез бар?

– Мин эшмәкәрләребез белән горурланам. Үзегез уйлап карагыз: соңгы алты елның берсе дә җиңел булмады. Ел саен көтелмәгән хәлләр килеп чыгып торды. Әмма эшмәкәрләр беркайчан да борыннарын салындырмый: яңа шартларга җайлашалар, яңа мөмкинлекләр эзлиләр, коллективларга ярдәм итәләр. Аларның энергиясе, инициативалылыгы һәм авырлыкларга карамастан алга барырга әзерлеге Татарстанның икътисадый тотрыклылыгының нигезе булып тора.

Нык сәламәтлек һәм иминлек, бетмәс-төкәнмәс илһам, кыю карарлар һәм җиңүләр телим. Һәр проектыгыз кешеләргә файда китерсен, ә бизнесыгыз чәчәк атсын. Без исә һәрвакыт сезнең хокукларыгызны һәм законлы мәнфәгатьләрегезне яклауда ярдәм итәргә әзер. Безнең кайнар линиягә ((843) 203-29-08), «Минем бизнес» үзәкләренә, районнардагы иҗтимагый вәкилләремә мөрәҗәгать итәргә кыенсынмагыз.

Бәйрәм белән – Россия эшкуарлыгы көне белән котлыйм!

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре