Ләкин ул, утыртканнан соң матур гына үсеп китәргә теләмичә, «киреләнә» башларга мөмкин. Сәбәпләре күп. Агроном Хәким Моратов иң киң таралганнарына ачыклык кертте.
Яфраклары шиңсә. Сәбәбе дым җитмәүгә бәйле булырга мөмкин. Баклажан, яфракларына тидермичә генә, төбенә даими рәвештә җылы су сибеп торуга мохтаҗ. Ләкин туфракның артык дымлы булуын, лычкылдап торуын да өнәми. Төбен даими рәвештә йомшартырга кирәк. Туфрагы өстенә, кипшермәсен өчен, салам яисә кипкән үлән түшәргә мөмкин.
Теплицадагы үсенте, су сибүдән тыш, җилләтүгә бик мохтаҗ. Температура 32 градустан артса – чәчәкләре коела, ә 35 тән менеп китсә – үсүдән туктый. Шул вакытта аны үрмәкүч талпаны борчый башларга мөмкин. Ә корткычка каршы көрәшү бик кыен. Бу очракта үсентеләрне 4–5 көнгә бер мәртәбә талпанга каршы препарат белән эшкәртү таләп ителә. Баклажанның тагын бер «дошманы» – колорадо коңгызы. Анысыннан бәрәңгене эшкәртүдә кулланыла торган препарат ярдәмендә җиңел генә котылырга мөмкин.
Баклажаннары төшмәсә. Теплицада бик эссе булса (температура 35 градустан артса), җилләтелмәсә, үсемлек, эре яфракларына төренеп, кукраеп үсеп утыра, әмма серкәләнми. Нәтиҗәдә баклажаннары төшми. Шуңа күрә теплицаны даими рәвештә җилләтеп, күләгә ясарга кирәк. Хәзер кибетләрдә махсус сетка сатыла: ул корылма өстеннән тарттырып җәеп куела. Шулай ук теплица янәшәсендә, кояш төшә торган ягыннан, озын сабаклы үсентеләр утыртырга мөмкин. Болары да җиңелчә генә күләгә ясап торачак.
Үсенте күләгәле урынга утыртылса, туфракта азотлы ашлама күп булса да чәчәкләре коелырга мөмкин.
Баклажан әйбәт үссен, гөмбәчек авыруларыннан, корткычлардан зарарланмасын өчен нишлисе?
* Теплицада: эсседә – җилләтәсе, салкынча вакытта – форточкасын вакытында ябасы;
* ачык туфракта: төнгә дугалар урнаштырып, өстен каплыйсы;
* җылы су гына сибәсе, туфрагы артык дымлы булмаска тиеш;
* үсентеләр арасындагы ераклыкны саклыйсы: биек сабаклы сортлары өчен – 50 см, кыскалары өчен – 30–40 см;
* яхшырак җилләнсен, кояш төшсен өчен бик куе яфракларын һәм ботакларын өзеп ташлыйсы;
* акбур эремәсе яки кальций селитрасы белән тукландырасы;
* биофунгицид белән эшкәртәсе.
Баклажан, «көньяк кунагы» булганлыктан, салкыннан нык курка. Шуңа күрә төнге температура +12...+14 градустан төшми башлагач кына ачык туфракка утыртырга мөмкин. Аны узган елгы помидор, татлы борыч, физалис, бәрәңге урынына утыртырга ярамый. Ә менә суган, сарымсак, кыяр, кәбестә, кузаклылар үскән түтәл аның өчен бик кулай булыр. Яшелчә ашлаган җирне ярата. 1 кв. м мәйданга ярты чиләк чамасы черемә яки компост, 2 аш кашыгы суперфосфат, 1 аш кашыгы калий сульфаты, 1–2 стакан көл кертсәң яхшы.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез