Газетага язылу

«Диссертацияле» ысул белән утыртылган бәрәңге тәҗрибәсе

Бер көн райондашым, Түнтәр авылында яшәүче Рәфхәт абый Зариповтан кызыклы гына аудиохәбәр килеп иреште. Баксаң, ул быел бәрәңгесен яңа ысул белән утырткан икән.

«Диссертацияле» ысул белән утыртылган бәрәңге тәҗрибәсе

– Ачык ысул дип атала бу, – дип сөйли ул. – Моннан 35–40 еллар элек, Казаннан, авыл хуҗалыгы институтыннан бер галим Балтач районының «Яңа тормыш» колхозына килеп, бәрәңгене яңача утыртырга өйрәтеп китте. Трактор бәрәңгене чәчеп китә, күмдерми. Бер-ике атна ул шулай ачык килеш ята, яровойлаша. Аннан соң бер трактор килеп, артына бүрәнә тагып, тигезләп йөри, ягъни бәрәңгеләрне күмдерә. Шушы алдынгы ысул белән әлеге галим диссертация яклады. Аны безнең райондагы барлык хуҗалыкларга керттеләр һәм алар барысы да бәрәңгене шушылай утырта башлады. Биш-алты еллап утыртканнан соң, төрле хәлләр булды: бер очракта, бәрәңгене күмгәнче бик каты кырау төшеп, бәрәңгеләр өшеп бетте, икенче бер очракта, бик көчле яңгыр явып, авышрак җирдәге бәрәңгеләрне агызып китте. Шуннан соң бу тәҗрибә тукталды. Аны кулланмый башладылар. Әлеге хатирә искә төште дә мин быел бәрәңгене шушы ысул белән утырттым. Бу ысулның кул белән бәрәңге утыртучылар өчен бер уңай ягы бар: бәрәңгеләр бер тигез тирәнлектә ята һәм тигез булып тишеләчәк. Икенчедән, бу ысул белән бер кеше, берүзе, иркенләп утырта ала. Иң башта буразна сызасың, аннан бәрәңге чәчәсең, аннан күмәсең. Бер кулга чиләк, бер кулга көрәк тотып йөрисе юк.

Дөрестән дә, бәрәңгене болай утырту бик уңайлы икән. «Бакчагыз зур түгел бит инде, трактор кертмәгез, үзем мотоблок белән эшкәртеп-утыртып бирермен», – дигән иде күршебез Ришат көзен үк. Кул белән утыртасы булгач, хәйран борчылган идем. Өч күрше берләштек тә, бер үк көнне барлы-юклы ике сәгать эчендә, өч бакчаны утыртып та чыктык. Рәфхәт абый әйткәнчә, мотоблок белән утыртканда да әллә ничә кеше кирәкми булып чыкты. Күршеләр белән берләшеп эшләгәч, күңелле дә, рәхәт тә булды. Яшь чаклар искә төште.

Бар иде шул бөтен эшне бергә эшләгән еллар! Күңелле, дус, тату яшәдек. Беребезгә печән кайтса, барыбыз сәнәк күтәреп йөгердек, бәрәңге утырта башласалар, чиләк тотып кердек, үзебезнекен казып бетерсәк, күршеләргә булыштык...

Ә бәрәңгене нинди ысуллар белән генә утыртмадык инде! Ат белән эшләгәндә дә, кем – берле, кемнәрдер, кара җирдә бәрәңге булмый дип, икеле буразналарга утыртты. Аннан тракторларга күчтек. Бәрәңге җирләре кимегәч, күпләр мотоблок белән эшкәртә башлады, көрәк белән утыртучылар да, салам астына утыртучылар да, бәрәңге «борын»ын – үрентеләрен генә утыртып караучылар да булды.

Гомер-гомергә сала халкы бакчада көздән калган бәрәңге бүлбе бирми, сабакка гына котырып утыра дигән карашта яшәде. Шул сәбәп белән, моңарчы көздән җир эшкәрткәндә дә, язын да калган бәрәңгеләрне җыйдык, үсеп чыкканнарын йолкыдык. Үткән яз шул турыда сүз чыккач, күрше Гөлирә апа: «Мин алдагы елны көздән калган бәрәңгеләрне кызык өчен генә калдырган идем, бәрәңгеләре шундый эре булып үсте», – дип аптыраткан иде. Икенче бер авылдашым Гөлсем апа шул чакта: «Алайса, мин дә быел йолкымыйм әле, шундый матур булып тишелгәннәр, матур булып үсеп киләләр», – диде. Бәрәңгеләрне казып алгач, аннан да әлеге «тәҗрибә»се турында сорашкан идек. Дөрестән дә, уңышы гаҗәпләнерлек булган. Ел да калган бәрәңгеләр бер төрле кышламыйдыр инде. Быел алай алдан тишелеп үскән бәрәңгеләр күренмәде. Утыртканнары исән-сау үссен.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре