Бу хакта сүз инде 20 ел дәвамында бара. Ниһаять, “Ак калфаклы сандугач”ның тууына 120 ел тулган елда ул тормышка ашыр кебек. Һәйкәлне Татарстан һәм Тукай урамы киселешләрендә куярга планлаштыралар. Композиторның кызы Әлфия Айдарская ризалыгын биргән. Әлеге мәйдан 80 нче номерлы мәктәп янәшәсендә. Бөек Ватан сугышы елларында анда госпиталь булган. Әлфия Айдарская әнисе Сара апа белән яралылар янына барып чыгыш ясап йөргәннәр.
“Без Сара Садыйкова һәйкәле турында хыялланабыз. Ләкин ул аерым гына тора алмый. Аның скверы да кирәк. Моңа бик күп чыгымнар таләп ителә. Хәзерге вакытта 12 июньгә кадәр “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша скверлар арасында тавыш бирү бара. Казанда барлыгы 24 объект. Сезнең ярдәмгә дә ышанабыз. Сара апага сквер эшләү өчен тавыш бирсәк иде. Җиңеп чыгарбыз дип өметләнәм”,- дип, Казан шәһәре мэры урынбасары Гүзәл Сәгыйтова матбугат конференциясендә журналистларга мөрәҗәгать итте. Сара Садыйкова скверы өчен теләгән һәркем тавыш бирә ала. Моның өчен “Дәүләт хезмәтләре” порталына керергә кирәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез