Газетага язылу

Куян тотсаң – куеның тулыр

Биектау районының Мүлмә авылында яшәүче Гарифуллиннар гаиләсе инде ун елдан артык куянчылык белән шөгыльләнә. Хезмәт сөючән бу гаилә өчен куян асрау һәвәскәрлек кенә түгел, күңелләренә хуш килгән шөгыль һәм кешеләрне сыйфатлы диетик ит белән сыйлау мөмкинлеге дә.

Куян тотсаң – куеның тулыр

Гаилә башлыгы Сабирҗан абый белән хуҗабикә Илисә ханым искә алганча, ун ел элек уллары бер ата һәм бер ана куян алып кайта. Шул бер пардан башланган эш бүген зур хуҗалыкка әйләнгән. Хәзерге вакытта куяннарны башлыча уллары Илфат карый икән. Ул бу эшкә 7 нче сыйныфта укыганда ук алына.

 

– Башта аларны әти карады, ләкин ул көн саен эштә булгач, озынколаклар белән үземә дуслашырга туры килде. Куяннарны бик яратам, – ди ул.

 

Гарифуллиннар төрле токымнарны сынап караган. Башта зур гәүдәлеләрен асраганнар. Ләкин тәҗрибә күрсәткәнчә, алар күп ашый һәм озак үсә. Шуңа күрә хәзер күбрәк «Калифорния» һәм «Вислоухий» токымнарына өстенлек бирәләр. Болары тизрәк үсә, үрчемле – 9–11 бала китерәләр. Өч-дүрт айда куян инде суярлык була, авырлыгы 2,5–3 килога җитә. Без килгәндә хуҗалыкта 20 баш куян бар иде. Берничә көн элек кенә 35 кә  җиткән булганнар.

 

Хуҗалары «куян асрау отышлы» дисә дә, мәшәкате дә аз түгел. Әйтик, җәй көне асларын еш чистартырга кирәк, чөнки тирес бүлеп чыгарган газ хайваннарга зыян салырга мөмкин. Элек куян тиресен бүрек тегүчеләр җыеп йөрсә, хәзер ул кирәксезгә әйләнгән, чүпкә ташларга туры килә.

 

Куян – бик таләпчән хайван. Аеруча яз һәм көз айларында авыруларга бирешүчән булалар икән. Илфат аларны дәвалау юлларын үзлегеннән өйрәнгән.

 

– Элек интернет юк чакта белгән кешеләрдән сораша идек. Хәзер исә теләсә нинди мәгълүматны табып була. Куяннар күбрәк кечкенә вакытта авырый: авыз тирәләре җәрәхәтләнә, йоннары коела башлый. Андый чакта кичекмәстән дәваларга кирәк, – ди ул.

 

Азыкка килгәндә, Гарифуллиннар бары тик үзләре чапкан чиста печәнне генә бирә. Моннан тыш куяннар кишер, кәбестә, солы, катнаш азык ярата.

 

Куян итенә сорау һәрвакыт зур, ди хуҗалар. Аны Казаннан да, күрше авыллардан да килеп алалар. Бигрәк тә аллергиясе булган балалар өчен, яшь әниләр «диетик ит» дип эзләп килә, ди. Ә бәйрәмнәрдә шашлыкка алып китәләр. Үзләре дә ярата куян итен. Илисә ханым нинди генә ризыклар әзерләми: тушенка да ясый, кыздыра да, мичтә дә пешерә. Шашлыгын ясап сатмасалар да, үзләре өчен бик теләп һәм яратып пешерәләр. Илфат газета укучыларга рецепты белән дә бүлеште.

 

– Куян итен дөрес итеп маринадлый белергә кирәк. Боҗралап туралган суган, кишер, лимон согы һәм минералка кушкач, бик яхшы була. Газлы су итне йомшарта. Шулай 2–3 сәгать тотсаң, шашлык бик тиз һәм тәмле пешә, – ди ул.

    •  

Куян турында 8 кызыклы факт

    1.  
  • Тешләре гомер буе үсә. Шуңа күрә аларга гел нәрсәдер (печән, агач ботаклары) кимерергә кирәк. Кайрап тормасалар, тешләр бик озын булып үсеп, хайванның ашавына комачаулый башлый.
  • Алар  –  чын «акробатлар». Куяннар үзләренең шатлыкларын күрсәтү өчен һавага сикерә, гәүдәләрен һавада бөгә һәм тәпиләре белән төрле хәрәкәтләр ясый. Куян бер метр биеклеккә һәм өч метр озынлыкка сикерә ала.  
  • Куяннарның күзләре башның ике ягында урнашкан. Бу аларга артта нәрсә булганын да күрергә мөмкинлек бирә. Аларның бердәнбер «сукыр нокта»сыборыннарының нәкъ каршысы.
  • Мәче кебек мырлыйлар. Куяннар канәгать булганда яки үзләрен рәхәт хис иткәндә, тешләрен җиңелчә генә бер-берсенә ышкый. Бу тавыш мәче мырлавына охшаш һәм аның тыныч булуын белдерә.
  • Колаклары «кондиционер». Куянның колаклары ишетү өчен генә түгел, ә тән температурасын көйләү өчен дә хезмәт итә. Колаклардагы кан тамырлары аша артык җылылык тышка чыга. Шуңа күрә куяннар эссегә караганда суыкны җиңелрәк кичерә.
  • Йорт куяннары бик акыллы. Аларны кушаматлары белән эндәшкәнне аңларга, «лоток»ка йөрергә һәм хәтта гади командаларны үтәргә өйрәтеп була.
  • Дөньядагы иң зур куян токымы – «Бельгия гиганты». Аларның авырлыгы 10–12 килограммга җитәргә мөмкин.
  • Куяннар йоклаганда да күзләрен ачык калдыра ала, бу – табигатьтә үз-үзеңне саклау инстинкты.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре