Патша бүләге / Гыйбрәтле кыйсса

Риваять ителгәнчә, Кытайның бер хакиме иң төп, иң мөһим булган юлны тулысынча капларлык итеп бер таш куйдырган. Ә юл читендәге агач артына әлеге ташны күргәч тә ни әйтүләрен белер өчен, күзәтүче куйган.

Бу урынга беренче булып илнең бик бай сәүдәгәре килгән һәм ташны күреп, гаҗәпкә калган. Ничек үтәргә икән дип әйләнгәләп йөргәч, ачуы чыгып, каты тавыш белән: «Мин бу гамәлне эшләүче өстеннән шикаять язачакмын. Тиешле җәзасын алсын!» – дип кычкырган.

Бераздан төзелеш эшләрендә җитәкче вазыйфасын башкаручы кеше килеп чыккан. Ул да сәүдәгәр сүзләрен кабатлаган. Әмма сүзе үтәрлек абруйлы кеше булмагангамы, тавышын артык күтәрмәгән.

Күпмедер вакыттан соң таш янына таш янына кызык-мызык эзләп йөрүче өч яшүсмер килеп чыккан. Алар ташны күргәч, көлешеп, илне мәгънәсезлектә, ахмаклыкта гаепләргә тотынган. Аннан соң ташка төрле сүзләр язып тутырганнар да хихылдашып китеп барганнар.

Көн кичкә авышкач, бер ярлы крестьянның бу урынга юлы төшкән. Ташны күргәч, ул сүзсез генә китеп барган да, бераздан берничә кеше ияртеп, кире килгән. Болар бергәләп ташны юл читенә этеп куйган. Ә таш астыннан алтын кисәге төрелгән бер кәгазь чыккан. Кәгазьгә: «Бу алтын – әлеге ташны алып куючыга яки булган проблеманы хәл итәргә омтылучыга ил башлыгыннан бүләк», – дип язылган була.

 

 


Фикер өстәү