Үлгәнче санаторий күрерменме?

Бик күп төрле катлаулы операцияләр кичердем. Сәламәт җирем юк. Үземә тиешле юлламаны сорап, райондагы Социаль фонд бүлегенә барган идем. Андагы кызлар минем белән тупас сөйләште. Пенсияң җитәрлек икән, сатып ал, дип чыгарып җибәрделәр. Мин бит кеше өлешенә кермим. Үземнең авыруларым буенча тиешле юлламаны гына эзләп йөри идем. Үлгәнче санаторий күрерменме?

Нәсимә Мөхәммәтҗанова. Казан, Совет районы

Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге матбугат үзәге җитәкчесе Альбина Никандрова:

– Без Нәсимә Мөхәммәтҗановага үзебезнең юнәлештән тиешле ярдәм чараларын яңадан карап чыктык. Аның инвалидлыгы юк. Шуңа да ул бушлай юлламага өметләнә алмый. Аңа социаль тармак буенча ташламалар тиеш. Без үзе белән элемтәгә кереп, бу хакта җиткердек.


 Үлгәнче санаторий күрерменме?” язмасына фикерләр

  1. Исэнмесез! Мин 2022 елда инсульт кичердем, больница да яткан да врач эйтте кайткач обязательно санатория дэ лечиться итегез, безнен шэхэрдэ Иволга дигэн санатория бар, именно шул инсульт кичергэн больной лар эчен, узебезнен врач терапевт мине жибэрде Иволгага, тик анда эйттелэр, юк сезне кабул итэлмибез ченки сезнен баллар житми, таки до сих пор анламыйм нинди баллар житми, анлатыгыз пожалуйста? Мин эшлэмич э яткан кеше тугел, 30 ЕЛДАН артык хезмэт стажым бар, 30 ел буе хекумэткэ нинди фондлар бар, барысы на да акча тулэп бардым, вот олыгайгач бер нинди дэ ярдэм хекумэттэн юк, кроме Пенсии, анысы на хоть бик зур рэхмэт 16 мен тулилэр, тик юл акчасын да отменили имештер мин зур йортта яшиме.

Фикер өстәү