«Иң авыры – әниләр белән сөйләшү»

Фронттан: «Мин исән-сау, бар да яхшы», – дип килеп ирешкән сүзләрнең бәһасе алтын-көмешкә тиң икәнлеген газизен көтүчеләр генә аңлыйдыр. Әгәр ике арадагы җеп өзелсә, нишләргә? Баласы, ире, якыны хәбәргә чыкмый башласа, кая мөрәҗәгать итәргә?  Фронт сызыгына барып, хәбәрсез югалган егетләрне эзләп табучы, һәлак булганнарны яу кырыннан алып чыгарга, туганнарына тапшырырга ярдәм итүче «Улзытон» төркеме җитәкчесе, активист һәм волонтер Сергей Никитин белән көтү һәм өмет турында сөйләштек.

Сергей Николаевич, бу җаваплы эшкә ничек алынуыгыз турында сөйләгез әле.

– Бу эшкә ничек тотынуымны үзем дә сизми калдым. Мин озак еллар Чаллыда яшәп, эшмәкәрлек белән шөгыльләнгәннән соң, ял итәргә дип, Пойкино авылына яшәргә кайткан идем, ләкин тормышның планнары миңа карата башкачарак булган икән. Беркөнне туган тиешле кешебез шалтыратып, улының Украинада һәлак булуын әйтте. Солдатны эзләп Луганскига киттек. Элеккеге эшемә бәйле Россия буйлап танышларым күп. Бер шалтырату җитте – солдатның гәүдәсен яу кырыннан алып чыктылар. Күпмедер вакыттан соң тагын бер әни мөрәҗәгать итте. Анысы да ерак туганыбыз булып чыкты. Әти-әнисе белән барып, егетне Ростовтан табып алып кайттык. Дөресен әйткәндә, авыр эшкә баш-аягым белән чумасым килмәгән иде. Башта туганнар, танышлар дип баш тартырга кыенсындым. Хәзер инде мөрәҗәгать итүчеләрне туктата торган түгел, хәер, үзем дә бу халәтемне кабул иттем инде. Махсус рәвештә игъланнар да, телефон номерымны да калдырганым юк. Мине гадәттә «сарафан радиосы» аша эзләп табалар.

Әлеге вакытта якынча ничә солдатны туганнарына алып кайтып тапшырдыгыз?

– Мин аларны санап бару яклы түгелмен. 1–1,5 ел эчендә якынча 300ләп хәрбине туган якларына кайтарырга ярдәм иттек. Монда исәннәр дә, үлгәннәр дә бар. Ә мөрәҗәгатьләр бермә-бер күбрәк. Тоткынлыкка эләккән егетләрне дә чыгарырга ярдәм иткән булды. Алары – аерым бер тарих.

Ә сезгә бу эштә кемнәр булыша?

– Ярдәмчеләрем – бөтен Россия буйлап таралган, эвакуация командасындагы егетләр. Күп очракта шундагы егетләр булыша. Минем бөтен фронт буенча танышларым бар. Үзләренә дә ничек булдыра алам, шулай ярдәм итәм. Гуманитар ярдәм алып барам да хәбәрсез югалган егетләрне эзлим. Берничә тапкыр эвакуацион команда белән бәрелешләр барган җиргә керергә дә туры килде. Һәлак булган егетләрне иптәшләренә алып чыгу бик авыр. Бик теләсәләр дә, алар аны күп очракта эшли алмый. Үзләрен дә саклыйсылары бар бит. Хәбәрсез югалган солдат клиникага эләккән булса, шактый тиз табыла. Бик озак табылмый икән, гадәттә, ул исән түгел булып чыга. Хәтерен югалтучылар да, комада ятучылар да, качаклар да бар. Кызганыч, элемтәгә чыкмаганнарның күпчелеге һәлак булган булып чыга. Югалганнар арасында йөзнең унысына гына бәхет елмаерга мөмкин. Әле менә яңа гына бер егет исән килеш табылган, дип хәбәр иттеләр. Аның әти-әнисе дә юк, әбисе дә авыру. Гомере бетмәгәч, исән-имин табылды менә. Егет өчен бик сөендем. Минем төп эшем – югалган солдатны эзләп табу, яу кырыннан юллап алып чыгу һәм Ростовтагы клиник хастаханәгә хәбәр итү. Калганы – туганнарына җиткерү, алар белән эшләү, җәсаден алып кайту, җирләү – рәсми органнар эше. Хәер, берничә тапкыр солдатларны госпитальләрдән үзебезнең дә алып кайтканыбыз бар.

–  Сезнең төп эшегез фронт сызыгында бара, димәк?

Юк, минем эшем бер генә көнгә дә туктап тормый. Менә күрәсезме боларны (Сергей Никитин үзе белән алып килгән калын ике папкага төртеп күрсәтте. – Авт)? Аларда – югалган һәр солдат буенча бөртекләп җыелган мәгълүмат, минем төрле урыннарга язган хатлар. Ә фронт сызыгына мин монда башкарылган хезмәткә соңгы ноктаны куярга барам. Сугыштагы егетләр шикелле үк, безгә дә куркыныч яный. Һәлак булган солдатны эзләп, берничә мең чакрым юл узарга туры килә. Элек куркыта иде, хәзер ияләштем инде. Беренче эзләп тапкан солдатның гәүдәсе әле дә күз алдымда.

Хәрбиләрне эзләүдә иң авыры нәрсә?

– Иң авыры – әниләр белән сөйләшү. Алар белән сөйләшкәнче мин дошман уты астында егетләрне эзлим, дим. Шуңа күрә мин әниләренә, хатыннарына якыннарының һәлак булуы турында бервакытта да хәбәр итмим. Аларның һәркайсы соңгы минутка кадәр өмет белән яши бит. Берничә ай дәвамында баласыннан зарыгып бер хәбәр көткән ана акча турында уйламый, алар шул дәрәҗәгә килеп җитә ки, баласының гәүдәсен кайтарып җиткергән өчен дә башларын иеп рәхмәт әйтә. Ничек шундый әниләргә ярдәм итмисең инде?!. Кызганыч, яшь хатын-кызлар арасында җәсаденнән бигрәк, солдатның акчасын гына көтүчеләр дә бар. Әле берничә көн элек кенә: «Гәүдәсе кирәкми, акчасы булса, шул җиткән», – дигән сүзләрне ишеткәч, хәрбине эзләүгә киткән никадәр вакытымны кызгандым. Мин ул вакытны һәм энергияне балалары өчен җанын бирергә әзер булырдай аналарга багышлар идем. Тәҗрибә белән андыйларны тоемлый башладым инде. Кайберәүләр шалтырата да: «Син ничә сум акча сорыйсың?» – диләр. «Мин такта сатаммыни? Яки берәр оешманың директорымы?» – дип җавап бирәм. Акчаны сорап алмыйм. Әти-әнисенең көченнән күпме килә, шуның кадәр бирәләр. Әле ярый Мамадыш башлыгы Анатолий Петрович булыша.

Сезнең кебек оешмалар республикада тагын бармы?

– Без – шул урыннарга барып, фронт сызыгы буйлап йөреп егетләрне эзли торган бердәнбер оешма. Россиядә безнең кебекләр башка юк. Баштарак бөтен ил буйлап мөрәҗәгатьләрне кабул итә идек, хәзер Татарстан белән Удмуртия егетләрен генә эзлибез, чөнки барысына да өлгереп булмый. Февраль ахырында Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында хисап-сайлау конференциясе булды. Анда Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты. Шушы эшебезне тагын да җәелдерүне теләп, аңа мөрәҗәгать иттем. Игътибарсыз калдырмады, башкасын киләчәк күрсәтер. Мин үзебезнең колл-центр булуын телим. Әлегә барлык рәсми хатларны, документларны үзем генә алып барам, мәгълүматларны туплыйм. Әгәр бу эшләрнең бер өлешен кызлар да башкарырга булышса, мөмкинлекләр күбрәк булыр иде.

Сергей Николаевич, иң төп сорау: якыныннан хәбәр килми башлаган кешегә нинди киңәш бирәсез?

– Якыннары хәбәрсез югалганнарның иң зур хаталары – шунда ук паникага бирелү. Эшне зур түрәләр, җитәкчеләр, военкоматка, прокуратурага шалтыратудан башламаска киңәш итәр идем. Баласы, ире белән бергә булган иптәшләрен табып шалтырату күпкә нәтиҗәлерәк булачак. Соңгы хәрби боерыкны үтәү өчен аның белән бергә кергән егетләргә яисә алар белән элемтәдә торган туганнарына чыгарга, язарга кирәк. Шуңа күрә хәрби кайда, кемнәр белән хезмәт итә, позывноен, полк, батальон, рота, взводын, жетон номерын алдан ук белешеп кую файдалы булачак.

Нәтиҗә булсын өчен, күпмедер вакыт көтеп торудан мәгънә юк дип уйлыйм. Әгәр кеше даими рәвештә хәбәрдә булып, соңгы заданиедан соң элемтәгә чыкмый башлаган икән, димәк, ул югалган. Вакытны сузмыйча аны эзли башларга кирәк. Шашыр дәрәҗәгә җитеп эзләү турында сүз бармый. Тыныч, аек акыл белән эш итү файдалырак булачак. Ягъни элемтә өзелүгә үк тыныч кына белешә башларга кирәк. Бергә хезмәт иткән иптәшләреннән соң военкоматка мөрәҗәгать итәргә, анда алган мәгълүматлар белән частьның, ротаның яки взводның командиры белән элемтәгә чыгарга була. Шуннан соң гына хәрби прокуратурага барырга кирәк.

Багучылар, кәрт ачучыларга да барырга, кешеләрне эзләүче ышанычсыз фондларга кереп, мәгълүматлар сатып алырга, акча да күчерергә кирәкми. Аларның күпчелегендә мошенниклар, акча кортлары гына утыра. Аннан соң андый вакытта имеш-мимеш, кеше сүзләренә дә артык игътибар бирергә кирәкми. Бары тик мөһер сугылган документка гына ышанырга кирәк.

Шулай да шушындый катлаулы, рухи һәм физик яктан күп көч таләп итә торган эшкә алынуыгызга тора-тора үкенгәнегез булмадымы?

– Мөмкинлегем, саулыгым булганда, әти-әниләргә ярдәм итәргә тырышачакмын. Фронттан кайткан егетләр: «Без сугышканда, син, сау-сәламәт ир, монда нәрсә эшләдең?» – дип сорагач, оят булмасын өчен. Үзем дә китәр идем, ләкин минем биш балам бар. Кечкенәсенә 2 генә яшь. Талпынып алам да, хатын: «Син балаларыңны кемгә калдырасың?» – дигәч, уйга калам. Минем әни гомер буе укытучы булып эшләде, кешеләргә ярдәм итте. Үзем дә авылда часовня төзедем. Авыр, куркыныч юлларда мине шул изге эшем саклап йөртәдер, дип уйлыйм. Минем өчен мәчет белән чиркәү арасында аерма юк. Аллаһ – бер. Теләсә кайсы хәрбидән сорасагыз, алар үзләрен Аллаһы Тәгалә генә саклап калды, диячәк. Хәтта атеистлар да яу кырында Аңа ышана, дога кыла башлый. Мин моны төгәл беләм.


Фикер өстәү