Татарстанда — 432 герой: Россиядә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә

Бүген Россиядә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Татарстанда барлыгы 432 кеше герой исеменә лаек булган. Алардан 353е Советлар Союзы Герое булып танылган. Тагын 51 кеше Дан орденнарының тулы кавалеры булган. Алар барысы да вафат. Россия Герое исеменә лаек булган 28 кешенең 13е исән-сау.

10 кеше Россия Герое исеменә махсус хәрби операция барышында лаек булды. Аларның 4есенә бу исем һәлак булганнан соң бирелде.

Габдрахманов Раил Наил улы – исән

Додосов Иван Алексеевич – исән

Лапин Александр Павлович – исән

Баксиков Рәсим Рәшит улы – исән

Мәгасумов Ирек Илдус улы – исән

Жарский Иван Сергеевич – исән

Гыйлемханов Дамир Рәшит улы – һәлак булды

Исламов Дамир Назир улы – һәлак булды

Соколовский Андрей Андреевич – һәлак булды

Сорокин Олег Геннадьевич – һәлак булды

 

18 кеше Россия Герое исеменә башка вакытта кылган батырлыклары өчен лаек булды. Аларның 7се исән-сау.

Әхмәтшин Марат Радик улы

Ашихмин Сергей Анатольевич

Волков Александр Александрович

Горин Виталий Николаевич

Груднов Игорь Сергеевич

Епанешников Александр Николаевич

Исаев Олег Николаевич

Козин Алексей Владимирович

Смирнов Георгий Семенович

Ерин Виктор Федорович

Попов Леонид Степанович

Герасимов Валерий Васильевич – исән

Дауди Ильяс Дилшат улы – исән

Кораблев Алексей Михайлович – исән

Кузин Артем Иванович – исән

Рыжиков Сергей Николаевич – исән

Супонинский Александр Анатольевич – исән

Хәйруллин Газинур Гарифҗан улы – исән

 

Махсус хәрби операция барышында Казан Югары танк училищесын тәмамлаган 20 ир-егет Россия Герое исеменә лаек булды. Аларның 6сына бу исем үлгәннән соң бирелде.

Моннан тыш, Татарстанда 15 Социалистик Хезмәт Герое, Хезмәт Даны орденнарының тулы кавалеры һәм Россия Федерациясенең Хезмәт Герое яши.

 


Фикер өстәү