Роспотребнадзор Яңа елга баллы ризыклар алганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген әйтте

Татарстанның Роспотребнадзор идарәсе белгечләре Яңа ел алдыннан баллы ризыклар алганда түбәндәге киңәшләргә игътибар итәргә тәкъдим итә:

1. Состав. Баллы ризыкларның составында кушылмалар, консервантлар, төс бирә торган элементлар, үсемлек майлары аз булганын карап алыгыз. Баллы тупланмаларның составында шоколад, кәнфит, вафли, зефир һәм мармелад булырга мөмкин. Зефир һәм мармелад – сәламәтлеккә бик үк куркыныч булмаган тәмлүшкәләрдән санала, чөнки аларда ашкайнату өчен файдалы пектин бар, шикәр дә азрак. Баллы ризыкларда ис, тәм көчәйткечләр, консервантлар (Е200, Е202, Е210, Е249), синтетик төс керткечләр, табигый каһвә булырга тиеш түгел.

2. Эшләү вакыты һәм саклану срогына да игътибар бирергә онытмагыз. Капларга төрле тәмлүшкәләр тутырылу сәбәпле, гадәттә, иң тиз бозыла торганыныкын язалар.

3. Саклану шартлары. Тупланмадагы кәнфит, печенье ише ризыклар үз тәмнәрен югалтасын өчен, капта язылган шартларны үтәргә кирәк. Күп вакыт аларны салкынча караңгы урында сакларга киңәш итәләр.

4. Куллануда чикләнгән әйберләр буенча киңәшләр. Тәм-томнар арасында балаларда аллергия чыгарырга мөмкин булган (мәсәлән, арахис, шәфталу төше һәм башкалар) ризыклар булмавы хәерле.


Фикер өстәү