Идел буе закон чыгаручылары авылда медицина ярдәме турында сөйләште

Идел буе федераль округы субъектларында дәүләт хакимияте Закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясенең Чабаксарда узган җитмешенче, юбилей утырышында авыл халкына медицина ярдәме күрсәтү турында фикер алыштылар. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Утырышта алдыннан парламентарийлар Чабаксар муниципаль округының Ойкасы авылында фельдшер-акушерлык пункты ачу тантанасында һәм Чабаксар район хастаханәсендә, травматология, травопедия һәм эндопротезлау үзәгендә булдылар.

Идел буе федераль округында халыкның дүрттән бер өлеше авыл җирлегендә яши. «Кешеләрнең тормышын һәм сәламәтлеген саклау, медицина ярдәменең сыйфатын һәм уңайлылыгын яхшырту, дарулар белән тәэмин итү – барлык дәрәҗәдәге хакимият органнарының мөһим социаль әһәмиятле бурычлары. Соңгы вакытта округта сәламәтлекне саклау өлкәсендә күп эшләр башкарылуына карамастан, медицина тармагындагы вәзгыять көн кадагындагы проблемалар булып кала, бу бигрәк тә авылларга кагыла», – диде Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров.

Татарстанда авылда медицина ярдәме алуга зур игътибар бирелә. Безнең республика авыл халкы сәламәтлеге өлкәсендә уңышлы практикаларны гамәлгә ашыру буенча округ төбәкләре арасында алдынгылар сафында. Аерым алганда, сүз фельдшер-акушерлык пунктларының киң челтәре, мобиль поликлиникалар һәм күчмә медицина комплекслары эшен оештыру, авыл җирлегендә эшләүче медицина хезмәткәрләренә социаль ярдәм программаларын гамәлгә ашыру турында бара.

Фикер алышуда катнашып, Фәрит Мөхәммәтшин хезмәттәшләренең игътибарын ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү өчен санитар авиация программаларын гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген арттыру кирәклегенә юнәлтте. «Хәзерге вакытта санавиацияне нәтиҗәлерәк оештыруга ихтыяҗ бар. Безнең республика территориясе зур, һәм ерак районнарга махсус җиһазландырылган вертолет мәйданчыклары булмаган очракта табибларны, югары категорияле белгечләрне оператив рәвештә алып бару, шулай ук пациентны кирәкле медицина ярдәме күрсәтү өчен республика клиникасына алып килү шактый авыр.
Татарстанда без андый эш белән шөгыльләнәбез. Бу округның башка төбәкләре өчен дә актуаль дип уйлыйм», – диде ул. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе тәкъдиме Ассоциация карары проектына кертелде.

Бүген утырышта Идел буе төбәкләрендә инициативалы бюджетлаштыруны үстерү мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар. Бу гражданнарның җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдә катнашуының турыдан-туры формаларының берсе. Татарстанда граждан инициативаларына дәүләт ярдәме гражданнарның үзара салым салу механизмын гамәлгә ашыру кысаларында гамәлгә ашырыла. Татарстанлылар җыйган һәр сумга республика бюджетыннан өстәмә акча бүлеп бирелә. Аерым алганда, 2014-2023 елларда республика бюджетыннан гражданнарның үзара салымы кысаларында проектларны финанслауга 9 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Җыелган акчаларны нинди максатта тотарга икәнен халык үзе хәл итә, нигездә бу төзекләндерү, юл төзелеше һәм ремонт, су белән тәэмин итү һәм авыл торак пунктларын яктырту мәсьәләләре.

«Гамәлдәге илкүләм проектларга, федераль һәм республика дәүләт программаларына өстәп гражданнарның инициативалы бюджетлаштыру һәм үзара салым программаларын гамәлгә ашыру, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдә бик мөһим роль уйный. Моннан тыш, үз акчаларын объектларны төзекләндерүгә тоткан кеше аларга бөтенләй башкача карый”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән әңгәмәдә.


Фикер өстәү