Кыенлыкта күренә кыюлык

Батырлыкка урын һәрчак булды һәм бар. Соңгы арада ирлек белән кыюлыкны сынарлык сәбәпләр аеруча ешайды. Ватан язмышы хәл ителгәндә, ил һәрчак батыр улларына, сабыр халкына таяна бит. Халык та улларын белә, күрә, таный. Онытмаска сүз бирә. Чөнки әле үсеп килүче буынны матур үрнәкләрдә тәрбияләргә, лаеклы алмаш әзерләгән кирәк.

Ватан онытмас

Махсус хәрби операция башлангач та, егетләребезнең хәрби хәрәкәтләр кырында күрсәткән батырлыклары турында әледән-әле ишетеп тордык. Сокландык, горурландык, кайсыларын – туган җирдә каршы алырга, кайсыларын мәңгелеккә озатырга туры килде…

Дошманга каршы. Лениногорск егете Дамир Исламов – Казан танк училищесы шәкерте. 25 яшьлек егетнең гомере Украинада махсус операция барышында өзелә. Аның экипажы, дошман белән бәрелешкә кереп, биш танктан дүртесен юк итә.  Алга таба һөҗүмгә барганда, Дамирның танкы дошман тубы тиеп шартлый. Экипаж, шул исәптән Татарстан егете дә һәлак була. Өлкән лейтенант Дамир Исламовка хәрби бурычын үтәгәндәге каһарманлыгы өчен үлгәннән соң Россия Герое исеме бирелде.

Иң яшь Россия Герое. Казан егете Дамир Гыйлемханов узган елның февралендә махсус хәрби операциягә китә. Егет Дамир Исламов җитәкчелегендәге Т-72Б1 танкын йөртүче-механигы була. Аңа да үлгәннән соң Россия Герое исеме бирелә.

Танкист егет. Дамир Шәймәрданов хәрби операциядә беренче көннән үк катнаша. Ул танкист булып хезмәт итә. Егет апрельдә канкойгыч хәрби хәрәкәтләр вакытында батырларча һәлак була. Аңа да үлгәннән соң Россия Герое исеме бирелә.

Сыналган сынатмаган. 39 яшьлек Рөстәм Сәйфуллин  махсус хәрби операциядә беренче көннәрдән үк катнаша. Аның подразделениесе кичүләрне торгызу белән шөгыльләнә. Ул яу кырында ике тапкыр яралана. Беренчесендә тәненә снаряд кыйпылчыклары кадала. Икенчесендә авыр яралана: бер аягы тездән өзелә, икенчесенең табаны чәрдәкләнә. Әмма ул сугышчыларын калдырып китми. Аның подразделениесе куелган приказны үти: Десна елгасы аша салынган йөзмә күперне дошманның артиллерия утыннан саклап кала. Нәтиҗәдә безнекеләргә алга таба барырга юл ачыла. Мөһим кичүне саклап калуда күрсәткән батырлыклары өчен милләттәшебез «Алтын Йолдыз» медале белән бүләкләнә һәм Россия Герое исеменә лаек була.

Танклар да куркып тора. Раил Габдрахманов хакында шулай диләр. Якташыбыз 10 августта Россия Герое исеменә лаек була. Мәскәүдә аңа әлеге олы бүләкне оборона министры Сергей Шойгу тапшыра. Габдрахманов һәм аның җитәкчелегендәге хәрбиләргә Луганск янындагы бер шәһәрдә күпер төзелешен саклау бурычы куела. Берничә көн дәвамында авыр хәрби техника үтәргә тиешле әлеге җаваплы участокны саклый алар. Төзелеш тәмамлангач, милләттәшебез беренчеләрдән булып елганы кичә. Арсеналда ике танклары була. Дошман тылына үтеп, сугышчан позициягә баса егетләр. Тик төнлә күперне шартлаталар, һәм хәрбиләр ярдәмсез кала. Ә каршы як туктаусыз һөҗүм итә. Бик авыр бәрелеш була бу. «Коткыга бирелмичә, соңгы снарядка кадәр каршы тордык», – ди үзе дә Герой.

САН

Украинадагы махсус операциядә катнашкан 6 якташыбызга Россия Герое исеме бирелде.

Шуларның 3се – вафат.

Тагын 52 егет Батырлык орденнары белән бүләкләнде.

Ана догасы

Балтач районының Бөрбаш авылында гомер итүче Мәгъфирә Әсхәдуллина өч игезәк улының икесен махсус хәрби операциягә озаткан.

Өлешчә мобилизация башлангач, Балтачта яшәүче ике улына да чакыру килә. Илнар белән Ленарның китәсен белгәч, Казанда яшәүче Динар да теләк белдерә. Әмма аны кире боралар.

– Улларым армиядә өчесе бергә хезмәт иттеләр. Аларның үз тормышы инде. Илнар белән Ленарның исән сау кайтуын Аллаһы Тәгаләдән гел сорыйм. Илнарым яраланган әле. Аякларына зыян килгән. Мәскәүдә дәвалана. Ленар әлегә тынычрак урында ял итә. Икесе дә: «Әни, борчылма!» – дип тынычландыра, – ди Мәгъфирә апа. – Ничек кайгырмыйсың?! Шул балаларымны бер үзем аякка бастырган кеше бит мин! Улларым белән бик  горурланам. Ана өчен иң зур хис шушы инде. Лачындай егетләр үстергәнмен икән. Бик тәртипле булдылар. Өлешчә мобилизация башлангач та, бармыйбыз, дип тормадылар. Хәрби комиссариаттан шалтыратуга, китәргә әзерләнә башладылар. Барысы да Ватан хакына бит. Илебез тынычлыгы өчен китте бит алар.

Мәгъфирә апа, гел догада торам, ди. Ана догасының көченә ышана ул.

– Илгә килгән борчу бит. Безгә елап утырырга ярамый. Улларын көтүче әниләргә сабырлык телим. Күңелем сизә: балаларыбыз җиңү белән кайтачак, – ди Мәгъфирә апа.

Дөрес юлда

Ватаныбыз сагында торган, илебез мәнфәгатьләрен кайгырткан каһарманнарны тагын бер кат олылау, искә алу көне. Татарстаннан махсус хәрби операциядә катнашкан бердәнбер депутат Эдуард Шәрәфиев 23 февраль – Ватанны саклаучылар көненең иң төп асылы дип әнә шул дип әйтә. Хәтерләсәгез, узган елның ноябрендә Эдуард Шәрәфиев үз теләге белән махсус хәрби операциягә киткән иде. Күптән түгел депутат өенә кайтты. Аның өч айга төзелгән контракты тәмамланган.

Эдуард Шәрәфиев быелгы бәйрәмне икеләтә дулкынлану белән каршылавын яшерми.

– Ил-көндә барган вакыйгалар бу көнгә үзгә төсмер өсти, аның мәгънәсен тагын да көчәйтә. Бу бәйрәмгә хәзер аеруча җитди карыйбыз. Ул ел әйләнәсендә өстәмә ял бирә торган гади бәйрәм көне генә түгел. Ватаныбыз сагында торган, илебез мәнфәгатьләре сагында торучыларны олылау, искә алу көне. «Ватан», «батырлык», «каһарманлык» төшенчәләренең дә кыйммәте, кадере артты, – ди депутат.

Эдуард Шәрәфиев сүзләренә караганда, махсус хәрби операция зонасында булып кайтканнан соң, башкарган эшләребезнең хаклыгына, дөрес юлда булуыбызга тагын бер кат инанган ул.

– Андагы егетләребез кемнәргә каршы торуыбызны да, безгә кемнәрнең каршы чыгуын да бик яхшы аңлый. Дошманнар кулында – заманча техника, заманча технологияләр, заманча корал. Безнең каһарманнарыбызда исә – рух ныклыгы, җиңүгә омтылыш. Әмма илебезнең күпьеллык тарихы шуны күрсәтә: Көнбатыш үзенең заманча кораллары белән безгә ничек кенә каршы чыкса да, безнең җиңә алмый, – ди депутат.

 

Динә Гыйләҗиева, Чулпан Гарифуллина, Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү