Алексей Песошин татарстанлыларны Ватанны саклаучылар көне белән котлады

23 февральдә Россия Федерациясе Кораллы Көчләре үзләренең төп бәйрәмен – Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтә.

Ватаныбыз хакына хезмәт иткәннәргә, хәзер хезмәт итүчеләргә яки Россия армиясе һәм флоты сафларына әле кушылырга гына әзерләнүчеләргә, шулай ук тыныч тормыштагы хезмәте, хәрби батырлыгы белән дәүләтебезнең иминлеген, тотрыклылыгын булдыруга, бөек Ватаныбызның көч-куәтен, данын арттыруга өлеш кертүчеләрнең һәммәсенә карата зур ихтирам хисләре белән сугарылган бәйрәм бу.

Иң элек авыр сугыш елларында үзләренең ватанпәрвәрлек бурычын намус белән үтәгән Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлыйсы килә. Бүген аларның данлыклы каһарманлык традицияләрен махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларын башкаручылар, батырлык һәм геройлык үрнәкләрен күрсәтеп, ышанычлы төстә дәвам итә.

Татарстан Республикасы да илнең оборона куәтен ныгытуга үзеннән саллы өлеш кертә. Илебезнең хәрби-сәнәгать комплексына керүче Татарстан предприятиеләренең зур көч-куәткә ия булуы, армия һәм флотны заманча корал һәм техника белән тәэмин итеп, иң катлаулы оборона заказларын үтәү мөмкинлеге бирә.

Бу бәйрәм көнендә барлык хәрби хезмәткәрләргә, хатыннары, әти-әниләре, балаларына һәм, гомумән, Татарстанда яшәүче барча кешегә нык сәламәтлек, уңышлар, оптимизм рухы һәм иртәгесе көнгә ышаныч телим.

 

Татарстан Республикасы Премьер-министры

Алексей Песошин


Фикер өстәү