Алексей Песошин Татарстан халкын Ватан Геройлары көне белән котлады

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республика халкын Ватан Геройлары көне белән котлады.

«Кадерле татарстанлылар!

Бүген истәлекле дата — Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Бу көнне без сугышта батырлык кылып башын салган каһарманнарны искә алабыз. Шулай ук бүген арабызда яшәүче, тыныч тормышта батырлык кылган, илебез иминлеген ныгытуга, аның куәте һәм бөтенлеге өчен фидакарь һәм риясыз өлеш керткән кешеләрне хөрмәтлибез.

Ватан геройлары үз бурычлары һәм ата-бабалардан тапшырылган үз җирләре, үз халкына, традицияләргә тугры, һәм Ватан мәнфәгатьләре өчен таләп ителгән чакта, чын гамәлләргә әзер. Аларның каһарманлыгы, гайрәте һәм кыюлыгы башка кешеләрне дә батырлыкка рухландыра, чиксез ихтыяр көченә ышанычны ныгыта. Аларның күбесе баш өстебездә тыныч күк хакына җиңү өчен үз гомерләре белән түләде.

Хезмәт Геройларының халык хуҗалыгын торгызуга, республиканың авыл хуҗалыгы, сәнәгать һәм җитештерү белән бәйле булмаган өлкәләрен үстерүгә керткән өлеше зур. Аларның хезмәт батырлыгы һәм данлыклы тыныч эшләре ярдәмендә Ватан тарихы икътисади, фәнни һәм мәдәни өлкәләрдә күренекле казанышларга байый.

Бүген илебезгә Ватаныбыз чикләренең какшамаслыгы, Россия халкы һәрвакыт тугры булган югары әхлакый принциплар һәм идеалларны саклау өчен байрак астына көрәшкә үз геройларын чакырырга туры килде.

Безнең бурыч – геройларның батырлыкларын истә тоту һәм сугыш һәм хезмәт ветераннары өчен лаеклы яшәү шартлары тудыру.

Ватаныбызның барлык геройларына – безнең арада яшәүчеләргә дә, Ватаныбыз өчен гомерләрен биргәннәргә дә баш иябез һәм чын күңелдән рәхмәт әйтәбез.

Чын күңелдән рәхмәт сүзләрен һәм ныклы сәламәтлек, иминлек һәм зур бәхет теләкләрен кабул итегез!» — диелә котлауда.

9 декабрьдә Россиядә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Истәлекле дата Президент Владимир Путин тарафыннан 2007 елда билгеләнде. Ул 1769 елда Җиңүче Изге Георгий ордены булдырылуга багышланган.

/Татар-информ


Фикер өстәү