Рөстәм Миңнеханов: Геройларыбыз исемнәре илебез тарихына мәңгелеккә язылган

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Ватан Геройлары көне белән котлады һәм үзенең телеграм-каналында видео урнаштырды.

«Геройларыбыз белән горурланабыз, олылап искә алабыз. Аларның исемнәре илебез тарихына мәңгелеккә язылган», —дип имзалаган ул язманы.

Ролик республикабызда туган югары бүләккә лаек шәхесләр сафын чагылдыра: Муса Җәлил, Михаил Девятаев, Борис Кузнецов, Марат Әхмәтшин һ.б. Алар барысы да, үзләрен аямый, Ватаныбызны дошманнан яклаган.

/Татар-информ


Фикер өстәү