Рөстәм Миңнеханов: Борис Кириллович Кузнецовның тормышы Ватанга тугрылык һәм мәхәббәт үрнәге булды

Бүген, Ватан Геройлары көнендә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышында катнашучы Борис Кириллович Кузнецов хөрмәтенә мемориаль такта ачтылар.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Борис Кириллович – олы шәхси  батырлык иясе, 19 яшендә Советлар Союзы Герое булган чын патриот. «Татарстан җире һәрвакытта да үз бурычларына тугры булган батыр кешеләрне дөньяга китерде. Борис Кирилловичның тормышы Ватанга тугрылык һәм мәхәббәт,  һәм фидакарьлек, тиңсез батырлык һәм каһарманлык үрнәге булды. Аның язмышында бөтен илнең, аның каһарман буыны җиңүчеләренең язмышы чагылыш тапты», — диде ТР Президенты.

Ул Борис Кирилловичны Татарстанда гына түгел, ә аннан читтә дә белүләрен ассызыклады. Ул Молдавия, Румыния, Польша, Чехословакияне азат итүдә, фашист Германиясендәге сугышларда катнаша. Яралануга һәм контузиягә карамастан, ул һәрвакыт хәрби сафларга әйләнеп кайта.

«Борис Кириллович гомере буе актив җәмәгать эше алып барды, үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләүгә зур өлеш кертте. Бүген аның каһарман юлы – махсус хәрби операциядә катнашучы егет-кызларыбыз өчен үрнәк һәм юнәлеш. Героебыз, аның бетмәс энергиясе, оптимизмы һәм тормыш зирәклеге турындагы якты истәлек йөрәкләребездә мәңгегә сакланачак», — дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

«Мин Борис Кириллович белән шәхсән таныш идем. Ул данлы тормыш юлы үтте. Аның тарихы — безнең яшьләр өчен үрнәк», — диде ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев.

Борис Кузнецовның тол хатыны теләге буенча Казанда Горький ур., 3Б йорт адресы буенча мемориаль такта урнаштырылгын, бу йортта Борис Кириллович 2015-2020 елларда яшәгән.


Фикер өстәү