Татарстанның төзелеш министры урынбасары яңа вазифага билгеләнде

Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыров «Татлизинг» дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры урынбасары итеп билгеләнде. Ведомствоның матбугат хезмәтендә «Татар-информ»га бу мәгълүматны расладылар.

Министр урынбасарын Элеонора Әбүбәкерова алыштырды. Аны билгеләү турындагы боерыкны Алексей Песошин 5 декабрьдә имзалаган иде. «Татар-информ» бу хакта да язды.

  • Элеонора Әбүбәкерова 1979 елның 28 сентябрендә туган. Ул Пермь дәүләт университетының икътисад факультетын һәм Казан федераль университетының юридик факультетын тәмамлаган, шулай ук Казан дәүләт энергетика университетында «теплоэнергетика һәм теплотехника» белгечлеге буенча укыган.
  • Министр урынбасары итеп билгеләнгәнче Әбүбәкерова Инженерлык челтәрләренең төп идарәсендә генераль директор урынбасары булып эшләгән.
  • Илдус Насыров 1959 елның 11 сентябрендә туган. 2006 елга кадәр ул Казанда министрлыкның Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык департаменты җитәкчесенең беренче урынбасары вазифасын башкара.
  • Аннары җиде ел Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Дәүләт программаларын һәм төбәкара элемтәләрне тормышка ашыру идарәсе башлыгы булып эшләгән.
  • 2013 елдан 2018 елга кадәр ТР Төзелеш министрлыгының Эксплуатацияләү һәм торак-коммуналь хуҗалык программаларын тормышка ашыру идарәсе җитәкчесе була, ә 2018 елның июненнән ведомство җитәкчесенең урынбасары итеп билгеләнә.

 


Фикер өстәү