“Татлизинг» җитәкчесе итеп Илнар Хафизов билгеләнде

Бүген Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин “Татлизинг” дәүләт унитар предприятиесе коллективын яңа җитәкче белән таныштырды.

Оешмага Илнар Фәнил улы Хафизов (моңа кадәр Зәй районы башкарма комитеты җитәкчесе булып эшләде) җитәкчелек итәчәк. Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры бу җәһәттән тиешле боерыкка кул куйган.

Министр Илнар Хафизовны яңа вазыйфасы белән котлап, тармактагы эш тәҗрибәсенең коллектив белән профессиональ дәрәҗәдә идарә итүне дәвам итү һәм куелган бурычларны нәтиҗәле үтәү мөмкинлеге бирәчәген искәртте.


Фикер өстәү