Исән булса, бүген аңа 70 тулган булыр иде: Фирдүс Гыймалтдинов Исмәгыйль Шәрәфиев турындагы үзәкләрне өзгеч хатирәләре белән уртаклашты

Ул безнең остазыбыз иде. Журналист, «Татарстан яшьләре» газетасының баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиевнең каберенә чәчәк салучылар әнә шулай диделәр. Исән булса, аңа 70 яшь тулган булыр иде.

Туган көнендә Олы Әтнә авылына барып, искә алуны Татарстан Журналистлар берлеге оештырды.  Чарада берлек рәисе, «Яңа Гасыр» ТРК генераль директоры Илшат Әминов, матбугат чаралары мөхәррирләре катнашты.

«Татарстан» телерадиокомпаниясе генераль директоры Фирдүс Гыймалтдинов аны Ходай тарафыннан мөхәррир итеп яратылган зат дип искә алды:

– Ул журналист язмасындагы бер сүзне алмаштырып, аның язмышын хәл итә ала иде. Әйтик, журналистика материалында иң авыры – баш исем кую. Минем белән дә андый хәлләр булгалады. Алай итеп карыйсың, болай итеп, ахыр чиктә баш исемгә баналь бер җөмлә куеп, язмаңны Исмәгыйль абыйга кертеп бирәсең. Икенче көнне газетада язмаң Исмәгыйль абыйның баш исеме белән чыга һәм андагы өч сүзгә язманың бөтен мәгънәсе салынган була. Соңыннан: «Укып чыктым, төн буе йокламадым, космос белән элемтәгә кергәннән соң, күңелгә шушы баш исем килде», – дип әйтә иде. Мәсәлән, крематорий турындагы язмага «Фани дөнья тәмугы» дип баш исем куйган иде. Ходайдан бирелгән сәләт дими, ни дисең инде… Ул газета дип яшәде, гомере газета белән бәйле иде. Газетада эшләгәндә, аның бер гамәле хәтергә уелып калды. Ул Әниләр көнендә бөтен хезмәткәрләрнең әниләренә открыткалар җибәрде. Без аны белми дә калдык. Анда әллә нинди сүз дә юк, әмма әниләрнең шуңа сөенгәне! Беләсеңме, минем әнигә бу откыртка  бөтен дөнья алтыннарыннан да кыйммәтрәк иде. Исмәгыйль абыйның кечкенә генә гамәле дә вакыйгага әйләнә иде шул. Бәлкем, ихлас булганга шулай булгандыр ул. Ә үзе бик тыйнак  иде.

Фирдүс Гыймалтдинов мөхәррирнең тиңе булмаган тагын гамәлен искә алды:

– Ул «ТЯ»ны подписка хисабына яшәтте һәм акча алышынган мәлдә, газета ябылу куркынычы алдында калгач, укучыларга мөрәҗәгать белән чыкты. Исмәгыйль абыйның сүзе үтемле булды: язылучылар өстәмә акчаларын юллап, газетаны саклап калдылар. Бу – уникаль күренеш. Чөнки «ТЯ» укучылары белән сөйләшә, авырлыкларны күтәрешә белә иде. Һәм бу сөйләшүнең теле Исмәгыйль абыйныкы булды. Шуңа күрә укучы, нинди авыр чорларда да, «Татарстан яшьләре»ннән аерылмады. Без дә әлеге газетаны укып үстек, формалаштык. Минем журналистикага килүемнең сәбәпчесе дә – Исмәгыйль абый.

Белешмә:

Исмәгыйль Сәлмән улы Шәрәфиев 1950 елның 12 ноябрендә туа. 1973–1974 елларда «Социалистик Татарстан» газетасы (хәзерге «Ватаным Татарстан») әдәби хезмәткәре, 1974–1989 елларда «Татарстан яшьләре» газетасында тәрҗемәче, хатлар бүлеге мөдире, җаваплы сәркатип, баш мөхәррир урынбасары булып эшли. 1989–1990 елларда «Идел» журналының җаваплы сәркатибе. 1990 елдан вафатына кадәр «Татарстан яшьләре» газетасының баш мөхәррире.

2017 елда «Бәллүр каләм» бәйгесендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Гран-прига лаек булды һәм автомобиль белән бүләкләнде.

2017 елның 22 июнендә каты авырудан соң Казанда вафат. Туган ягы Әтнәдә җирләнгән.


Фикер өстәү