«Бәллүр каләм» республика бәйгесе тантанасы ниләр белән истә калды?

Бинадан – ачык һавага күченү, интернет сәхифәләргә игътибарны арттыру, укучыларга бәйрәм кәефе ясарга тырышу – Татарстан Журналистлар берлеге һәм «Татмедиа» республика матбугат һәмм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы оештырган «Бәллүр каләм» республика бәйгесе тантанасы тагын ниләр белән истә калды?

Тормышта бар да үзгәрә, бигрәк тә хәзерге вазгыятьтә. Журналистлар эшчәнлегендә дә байтак үзгәрешләр булды. Заманга җайлашу һөнәри бәйрәмгә дә үзгәрешләр кертте. Быел ул гадәттәгечә Татарстан матбугат көнендә түгел, 30 июльдә, ачык һавада үтте. Редакцияләр укучыларына да бәйрәм ясарга теләп, «СМИшная улица»га тезелделәр. Урамның татарча атамасы булмагач, ничек бар, шулай яздым, ә болай, башлыча татар матбугаты иде анда. Күңелле генә урам килеп чыкты. Һәрбер редакция үткән-сүткәнгә үзенең продукциясен тәкъдим итәргә тырышты. Җыр-моңы, алып баручысы, матбугат вәкилләре дигәндәй – урамыбыз вакыт-вакыт ярыйсы гына кайнады.

Бу тирәдә матбугат вәкилләре үзара татар журналистикасының  киләчәге турында да сүз куертып алды. Без әле кая барабыз, киләчәгебез бармы, дигән сорауларга җавап эзләдек. «Matbugat.ru» порталы җитәкчесе Данил Сәфәров әйтүенчә, журналистика, кызганыч, беренче планда түгел:

– Журналистика һәм, гомумән, медиакыр үзгәрде. Күпләр мәгълүматны традицион массакүләм мәгълүмат чараларыннан түгел, ә блог, паблик, телеграм-канал, ютуб, ватсап-төркем аша беләләр. Бу канал авторлары арасында дилетантлар да бар, әмма бик профессиональ эшләүчеләр дә шактый. Шуңа да журналистика бүген бераз читкә этеп куелды, бүген ул түрдә түгел. «Бәллүр каләм»нең исә үз проблемалары бар. Ул дәүләти матбугатның корпоратив бәйгесенә әверелеп калды. Моны җитәкчеләр дә аңлый, хосусый матбугат чараларын бәйгегә тартырга телиләр. Әмма тегеләрендә ниндидер пассивлык, ышанмаучанлык бар. Кайбер номинацияләрдә көндәшлек бик зур, ә кайберләрендә бик үк түгел. «Бәллүр каләм»не популярлаштыру, аның абруен үстерү кирәк. Бу кемгәдер наказ түгел. Үзебезгә наказ. Үзем дә шул бәйгедә инде берничә ел жюри әгъзасы булып торам.

«Бәллүр каләм» тантанасында «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррир урынбасары Гөлинә Гыймадовага «Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре» исеме тапшырылды. Бүләкне аңа Премьер-министрның беренче урынабсары Рөстәм Нигъмәтуллин тапшырды.

Киләчәк дигәннән. Ул көнне Россия журналистлар берлеге «Инфорум» бер көнлек белем бирү интенсивын оештырды. Анда яңгыраган фикерләр уйландыра. Әйтик, Россия журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьев массакүләм матбугат чараларының хәле турында болай сөйләде:

– Пандемиянең беренче дулкыныннан соң, тикшерү үткәрдек һәм вазгыятьнең бик авыр булуына инандык. Берлек ярдәмендә 30 меңнән артык матбугат чарасына ярдәм оештыра алдык, ләкин 44 редакцияне саклап кала алмадык.

Соловьев журналистларга ныклы иммунитет теләде. Замана зәхмәтеннән генә түгел, «сарылык» зәхмәтеннән дә иммунитет булса иде ул.  Искәндәр Сираҗи да сарылык кертмәсәң, яшәп  булмый дигән фикергә килгән әнә.

 

«СМИшная улица»да  биеп-җырлап алгач, халык төп өлеш – «Бәллүр каләм» бәйгесенең җиңүчеләре игълан ителәчәк сәхнә янына җыелды.

Ачык һаваның үз уңайлыклары бар: бәйрәмне теләгән һәр кеше тамаша кыла алды. Башта бәйгенең жюри рәисе Александр Латышев белән быелгы үзенчәлекләр турында сөйләшеп алдык:

– Шунысы сөендерә: «Бәллүр каләм» белән кызыксыну кимеми. Журналистларның иҗади бәйгеләрдә көч сынап карыйсы килә. Әйтик, интернетта блоглар алып бару популярлашты, социаль челтәрләр тормышыбызга үтеп керде. Әмма нәкъ менә шушы өлкә «Бәллүр каләм»дә  актив чагылмады. Киләчәктә шушы юнәлешкә игътибар итәргә кирәк булачак. Бәйгегә бик саллы эшләр тәкъдим ителгән иде. Аларны карау, фикер алышу үзенә бер рәхәт булды. Дөрес, фикер алышу вакыт-вакыт бик кызу барды, бәяләр дә төрлечә иде, ахыр чиктә без бер фикергә килдек. Иҗади бәйгеләр шуның белән кызык та инде, анда бер генә төрле фикер була алмый.

Шулай итеп, быелның  «Ел медиа персонасы» – Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов булды. Ул үзенең чыгышында тантанада киләсе елларда милли рух тагын да күбрәк булсын иде дип теләде. Кунакларга без үз йөзебез, милли асылыбыз белән кызыклы да инде. Россия Президенты гранты фонды генераль-директоры киңәшчесе Владимир Татаринов әнә шулай ди. Аның әйтүенчә, башка төбәкләрдә мондый бәйрәм үткәрелми дә. Сүз уңаеннан, спикерлар арасында Татарстан журналистикасын үрнәк итеп күрсәтүчеләр дә булмады түгел. Татарстан медиакырда игътибарны җәлеп итә белә. Алга таба да шулай булсын. Әмма саллы сүзе, кыю фикере белән. Күңел шәрәлеге безнең юл була алмый.

Бәйрәмдә ниләр җитми калды? Шәхсән мин ел буе «кызыл зона»да эшләгән журналистларның сәхнәгә менүләрен теләгән идем. Бәйрәмдә бу елларда вафат булган каләм әһелләрен искә алу да булмады. Илтифат комачау итмәс иде.

 «Бәллүр каләм» җиңүчеләре

«Журналистикага тугрылык» номинациясендә җиңүчеләр – Рөстәм Нәбиуллин, («Татарстан – Яңа гасыр») һәм Дамир Бәдриев («Шәһри Казан» газетасы.

«Мультимедияле редакция» – «Яңа гасыр» каналының яңалыклар программасы дирекциясе.

«Иң яхшы район (шәһәр) газетасы» – «Ваша газета», «Минзәлә» басмалары.

«Һөнәрдә иң яхшысы» номинациясендә – Илзирә Юзаева («Яңа гасыр»), Гөлсинә Зәкиева («Арча- информ»).

Ел фоторепортеры – Рамил Галиев («Татар-информ»).

Ел телеоператоры – Илдар Галәветдинов (ГТРК «Татарстан»).

«Нәтиҗәле матбугат хезмәте» номинациясе  – Татарстан Сәламәтлек саклау матбугат хезмәте.

Популяр блогер – Мөршидә Кыямова («Идел» журналы).

«Туган тел» номинациясе – «Яңарыш» мәгълүмат үзәге (Төмән).

«Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы темасын иң яхшы яктырткан өчен» номинациясендә – «Ватаным Татарстан» һәм «Кайбыч таңнары» газеталары.

«ТАССРның 100 еллыгы темасын иң яхшы яктырту» махсус номинациясе – Динә Газалиева, «Зәй-информ».

Гран-при (автомобиль) – «Казанские истории» газетасы баш мөхәррире Любовь Агеева.

Җиңүчеләр арасында без дә бар! «Ватаным Татарстан» газетасы «Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы темасын иң яхшы яктырткан өчен» махсус номинациядә җиңү яулады. Әлеге номинациягә 420 эш тәкъдим ителгән.

 

Гөлинә Гыймадова

 

 

 


Фикер өстәү