Татарстан коронавирус йоктыру аз булган төбәкләр исәбенә кергән

Татарстан янә коронавирус йоктыруның яңа очраклары саны  аз булган төбәкләр исәбенә кергән. Соңгы тәүлектә чирләүчеләр саны алдагысына караганда 0,1 процентка арткан. Бу җәһәттән иң әйбәт күрсәткеч Чукотка автономияле округында теркәлгән. Биредә бер тәүлек эчендә чир йоктыру очрагы бөтенләй ачыкланмаган.

Соңгы тәүлектә республикада 50 кешенең коронавирус инфекциясен ияртүе билгеләнгән. Бер кеше вирусны читтән ияртеп кайткан. Калганнары авыру белән аралашу сәбәпле чир йоктырган. 19 кеше хастаханәгә салынган, 34е өендә дәвалана. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, иң күп чирләүчеләр, элеккечә үк, Казанда (16) һәм Чаллыда  (12). Шулай ук Әлки, Түбән Кама, Нурлат, Әлмәт, Алабуга, Әгерҗе, Аксубай районнарында да һ.б. чирләүчеләр бар.

Сүз уңаеннан, республикада 831224 кеше коронавирустан беренче прививканы ясаткан. Шуның 620445е инде икенче уколны да алган.


Фикер өстәү