Республикада коронавирус йоктыру буенча антирекорд куелды

Узган тәүлектә Татарстанда яңа коронавирус инфекциясен йоктыруның 155 яңа очрагы теркәлгән. Җиде кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калганнары авыру кеше белән аралашканда эләктергән.

«45 кеше хастаханәгә салынган, 110 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Авыручыларны күбесе Казанда теркәлгән, анда 95 кеше ковид йоктырган. Чаллыда коронавирус йоктыруның 26 очрагы, ә Яшел Үзәндә биш очрагы ачыкланган. Ә Әлмәт һәм Лениногорск районнарында дүртәр, Зәйдә өч, Әгерҗе, Актаныш, Арча, Алабуга, Түбән Камада икешәр шундый очрак теркәлгән. Бөгелмә, Югары Ослан, Биектау, Лаеш, Минзәлә, Питрәч, Чистай районнарында берәр кешенең коронавирус йоктыруы билгеле булды.

Шулай итеп, пандемия вакытында төбәктә «коронавирус инфекциясе» диагнозы 29 500 тапкыр куелган. Татарстанда 24 600 кеше (узган тәүлектә — 48 кеше) коронавирустан терелгән.


Фикер өстәү