Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов композитор Софья Гобәйдуллинаны 90 яшьле юбилее белән котлады

24 октябрьдә бөек композитор Софья Гобәйдуллинага 90 яшь тула. Бу уңайдан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов дөнья күләмендә танылган композиторга котлау җибәргән.

“Хөрмәтле Софья Әсхәтовна! Татарстанда яшәүчеләр һәм шәхсән үз исемемнән юбилеегыз уңаеннан эчкерсез җылы котлауларны кабул итегез, – диелә котлауда. – Искиткеч зур иҗади талант, үз гомереңне фидакарьләрчә музыкага багышлау, армый-талмый иҗат итү һәм даими эзләнү, сәнгать һәм музыканың гына кеше күңелен тынычландыруына, җанын сихәтләндерүенә, берләштерүенә, бу дөньяны коткаруына чиксез ышану – Сезнең тиңдәшсез, күпкырлы һәм рухи яктан искиткеч бай шәхесегезгә әнә шулар хас. Сез музыка сөючеләрне чикләрне белмәгән, иксез-чиксез ярату белән сугарылган, дәвер һәм хөр рухият авазы яңгыраган югары сәнгатегез белән сокландыруыгызны дәвам итәсез. Без Сезгә һәм искитмәле иҗатыгызга гүзәллекне бөтен нечкәлекләренә кадәр тоеп, аны төрле яктан музыкада чагылдыру сәләтегезгә озын гомер телибез!

Без Сезне бик нык ихтирам итәбез, Сезнең белән – күренекле якташыбыз белән эчкерсез горурланабыз, кече Ватаныгызны онытмавыгызга шатбыз. Сезнең әсәрләр, Татарстанга килеп чыгуыгыз – безнең өчен һәрвакыт бик зур бүләк һәм шатлык”.


Фикер өстәү