Михаил Мишустин Минтимер Шәймиевны юбилее белән котлады

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевны 85 яшьлек юбилее белән котлады. Котлау сүзләрен Россия Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко җиткерде.

Хөрмәтле Минтимер Шәрипович! 85 яшьлек юбилеегыз уңаеннан эчкерсез котлауларны кабул итегез!

Сез – зирәк, җаваплы, үз сүзендә нык торучан һәм нык ихтыярлы кеше, күренекле дәүләт эшлеклесе һәм сәясәтче. Озак еллар буе Сез иң мөһим вакыйгалар үзәгендә булып киләсез. Җитәкче талантыгыз, чын профессионал булуыгыз һәм киеренке хезмәтегез нәтиҗәсендә Татарстан илнең иң нык үсүче төбәкләреннән берсенә, төрле өлкәләрдә лидерга әйләнде.
Сез бүген дә республика тормышында актив катнашасыз, аны үстерү өчен күпне эшлисез, бик зур иҗтимагый һәм хәйрия эшчәнлеге алып барасыз.
Кадерле Минтимер Шәрипович! Юбилеегыз уңаеннан Сезгә тормышның һәрбер өлкәсендә уңышлар, нык сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек телим!”, – диелә Хөкүмәт Рәисе котлавында.


Фикер өстәү