Владимир Путин Минтимер Шәймиевны юбилее белән котлады

Россия Президенты Владимир Путин Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевны 85 яшьлек юбилее белән котлады. Котлау сүзләрен Россия Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко җиткерде.

“Хөрмәтле Минтимер Шәрипович! 85 яшьлек юбилеегыз уңаеннан эчкерсез котлауларны кабул итегез! Сезнең бөтен эшчәнлегегез, бөтен тормышыгыз Татарстанга бәйле. Без барыбыз да Сезне бик зур профессионал һәм кешелекле, зирәк, гади, изге күңелле, аралашучан кеше буларак беләбез.

Сез борылыш чорында республикага җитәкчелек иткән бер мәлдә, кыенлыклардан куркып калмыйча, иң катлаулы, иң кискен проблемаларны хәл кылуда төптән уйланылган, конструктив карарларга килеп, үз фикерегез һәм принципларыгыздан беркайчан чигенмәдегез. Төбәкнең социаль-икътисади үсешенә гаять зур өлеш кертү, аның мәдәни, рухи традицияләрен саклау Сезгә җәмгыятьтә, бөтен ил күләмендә зур абруй һәм танылу китерде. Ә инде христиан һәм мөселман ядкәрләрен торгызуга юнәлдерелгән проектларыгыз, һич арттырусыз, Татарстанда тынычлык һәм татулык нигезләрен ныгыту символы булып тора. Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек һәм иминлек телим”, – диелә Россия Президенты котлавында.


Фикер өстәү