Газетага язылу

Республикадан ике пар Мәскәүдәге Бөтенроссия туй фестивалендә Татарстанны тәкъдим итәчәк

8-9 июльдә Мәскәүнең «Россия» Милли үзәгендә узачак «Россия. Йөрәкләрне тоташтырып» III Бөтенроссия туй фестивалендә Татарстанны ике пар тәкъдим итә. Бүген ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

«Алар Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә бөтен илдән җыелган йөз пар белән беррәттән никахны берьюлы теркәү тантанасының төп геройларыннан берсе булачак. Чаллыда яшәүче Инсаф белән Гүзәл - актерлар, икесе дә җирле драма театрында эшли. Алар театр училищесында танышкан, бергә белем алганнар. Икенче пар – Тимур белән Диана. Тимур тумышы белән – Якутиядән, Диана – Казаннан. Алты ел элек Казан авиация заводында танышканнар», – дип сөйләде ул.

Эльвира Әхмәтова мәгълүматларына караганда, ике пар да тантаналы чарага туй киемнәреннән киләчәк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре